Дәвер вөҗданына сыдырылып,
Томырылып аккан бу моңнар
Кайта-кайта бимазалар әле;
Кайта-кайта күңел җыр тыңлар.
Кайта-кайта табып терелтербез
Диварларга сеңгән аһәңне.
Моңлы сазлар булып сызлан да син
Белмә, имеш, җирдә бәһәңне.
Белмә, имеш, җирдә кемлегеңне,
Ыруыңда — Тукай, Мусалар.,
Сәйдәшләре, Бакый, Илһамнары
Сәгать саен берәү тусалар,
Моңлы булмас идек бу кадәрле,
Җырлы булмас идек, кем белә? ,
Йолдызларның ерак киткән саен,
Көлтә булып нуры бөркелә.
Без дә килеп бер көн атылырбыз
Я упкынга, яки галәмгә…
Бүген бары сиңа шигырь язам,
Куәт бирсен җанга, каләмгә!