Гомер уза, дибез —
Ник узмасын?
Ул мөстәкыйль. Шуңа уза ул.
Безнең кебек коллар уза алмый,
Киләчәккә безне сыза ул.
Вакыт ашый. Тик алдына аның
Куелмаган кәгазь: «Әйе», «Юк».
Үзебезне ашап китмәсен, дип
Вакыттан да гыйбрәт алырлык.
Гомер үзе сыза үзебезне,
Уза-уза сыза, сизмибез…,
Һәм кычкырган булабыз бит әле:
«Без тарихта, имеш, әзлебез!»
Күпме кабатларга мөмкин инде
Безгә сабак биргән Тукайны, —
Сабак биреп
Сабак алалмаган
Милләтләрнең кайсы котайды?
Кот югалттык күптән.
Котсызлыкка
Барып җиттек хәзер,
Кот та юк.
Кырым татарыдай нигеземә
Ут тергезим, дисәң,
Ут та юк.
Дөньялыкның алтын баганасы
Йөгереп килеп алга егылмас, —
«Төштән соңгы татар акылына»
Эчәренә беркөн су булмас.
Референдум — ул, татарча әйтсәк,
Коллыкның да басу кылына —
Баш имичә кара шовинистик
Сәясәтнең буш акылына…
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)