Алар безне тагын булмас эшкә
Тәклиф иттеләр:
– Менә сиңа яңа паспорт,
Россиянин, тот! — диләр.
Тотмыйбыз без, сез татарның
Милләтенә тигәнсез:
Бу бит нәкъ Явыз Иванча —
Чукындыру дигән сүз.
Милләтсез, телсез паспортны
Халык алачак түгел!
«Киң ыштан балагына» да
Мәңге салачак түгел!
Татар булып яшәде бит
Тукай һәм Муса Җәлил:
Җан аттылар, баш салдылар,
Бу — татарлыкка дәлил!
Палач балтасына каршы
Барды ул: «Мин — татар!» — дип
Рейхстагка байрак элде,
Чүкми: «Фашист атар», — дип.
Без «үләрме, үзебезне
Бу хурлыкка ник терик?!
Каракошның элмәгенә
Сукырларча ник керик?!
Рус халкын Балда дисезме?
Сез аның побымыни?
Һәм башка милләтләрнең дә
Кендеге — пупымыни?
Урак-чүкечсез калдырып,
Паспортны печтегезме?
«Милләт юк, Петрович бар!» — дип
Алдауга күчтегезме?
Без тотарбыз, әгәр тотсак,
Нык булыр аның шарты:
Ак Барслы, милли телле —
Татарстан паспорты!
Ап-ачык бер төз җаваптыр,
Сүздә түгел, басмада:
Если лучше такой паспорт,
То держите, господа!
(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).