ТАТ РУС ENG

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА Йокысызлык


Һәркем шигырь яза…
Һәм Тукайга
Мөрәҗәгать итә чор аша.
Һәр кешенең үз Тукае!
Мин дә Үз Тукаем белән очрашам.

Ят итмидер. Килә.
Ләйсән булып
Тәрәзәмә минем сибелә.
Таң йолдызы булып кайчагында
Күзен сала бүлмәм төбенә.

Кыен чакларымда чакырам аны.
Даһиларга сыгыну оятмы? —
Бәгырь бит ул безнең… Әрнүләре
Йокламаска, ахры, уятты.

Ят итмидер.
Тик шунысы менә:
Ул ризамы бездән?
Белмәссең…
Мин ялварам аңа: һәммәбезгә
Бөек йокысызлык теләсен!

Таң беленгәч, ул кузгала акрын.
Хушлашулар әле соңыннан.
Кем өчендер малай. Миңа — абый!
Шуңамы мин ныграк сыгынам.

(Чыганак: Зәйдулла Ркаил. Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б.)


 

Комментарий язарга


*