I
Кайтып кына кергән иде әле —
Егерме биш еллар элгәре,
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.
Болай да бит инде күпне күргән
Ул гөлләрнең моңсу күзләре;
Алар бүген төнлә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.
Кайтып кына кергән иде әле.
Җаны җылы салкын яклардан;
Шигъри сәлам алып кайткан иде
Шул якларда йөргән чаклардан.
Яхшылыкка юллар ябылганда,
Яманлыкка юллар салына…
…Җәлил кичкән мәхшәрләрне кичкәч,
Кайту ярый туганнарыңа.
II
Авырлыгы бәгырь төпләренә
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озата бардык аны
Тукаена — Яңа Бистәгә.
Кайтып кына кергән иде әле,
Әйтерсең лә, яшьлек чагына;
Озатып куйдык аны… нык ышанып
Тукай булып кайтачагына.
Бездән соң да яңа буын килер,
Үзләренчә көйләр көйләрләр…
«Кайтып кына кергән иде әле,
Китеп барды», — диеп сөйләрләр.
…Җирдә чакта сабыр иңнәреңә
Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә,
Тукай алган биеклекне алгач,
Китү ярый Яңа Бистәгә.
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)