(Габдулла әфәнде Тукаев намына)
Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылмы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне?
Телләреңә баскан былбылмы?
Әллә исмең гали, җисмең бер нур,
Хакның җиргә иңгән мәләге?
Әллә зур күңелле, көчле телләр
Безгә хакның махсус бүләге?
Инсандыр, дим, ләкин күңлем күнми,
Инсан хөсне сиңа тиңләнми.
Синең шигырең безгә сур мәнсур,
Бар татарның күңлен зиннәтли.
Сандугачлар кунган күкрәгеңә,
Мондый бер нам булмас, гөлдер, дип,
Телләреңнән тезелеп гөлләр тама,
Уйлыйм, күңлең гали күлдер, дип.
Синең уктан үткен, нурдан якты,
Тәмле шигырең уку җан азыгым;
Хис итәмен шигырең хөрмәтенә,
Ярлыкана кебек бар языгым…
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса, —
Утлы шигырең укып сафлана.
Рух өрдең син, халкың тергездең син,
Гали күңлең чәчте кодси нур;
Тыныч булсын җаның, рухта намың,
Ихтирамым сезгә таудан зур.
Намына — исеменә.
Мәләге — фәрештәсе.
Инсан хөсне — кеше матурлыгы.
Сур мәнсур — уйналган быргы.
Кодси нур — изге нур.