Тукай тора бакча уртасында,
Күкрәгенә куйган уң кулын:
Теләр идем, дуслар, ди кебек ул,
Берәрегезнең шигырь укуын.
Батырларның-батыры ул Тукай!
Җыелышып бергә һәммәбез,
Көчебезне аның янында бер
Сынап карыйбызмы әллә без?
Бирешүен бирешмәс ул,
Беләм,
Егып салыр безне салуын.
Салсын гына,
ни хурлыгы аның, —
Шулай егыла-егыла
батырларның
Өйрәнәләр көрәш алымын!..