Без китәбез,
сез каласыз дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак белән
күмгәндә дә.
Г. Тукай
Күпме килде, күпме китте
шагыйрьләр дә җырлары.
Тукай аһәңнәрен отып
калды Кырлай кырлары.
И мөкатдәс моңлы сазы
Һәркемнең күңелендә.
И туган тел, и матур тел —
халкымның гомерендә.
Җыр булса да, сын булса да —
һәрвакыт шагыйрь тере.
Тукай күзләре —
халыкның
ташка уйган хәтере.
Бу заманда шатлыклар да,
кайгылар да кискенрәк.
Көч күбрәкме, хис кимрәкме,
санмы, җанмы өстенрәк —
хәстәрли, сыный күк шагыйрь
кичен дә, иртәсен дә.
Дөньяның кайгы-шатлыгы
калганнар җилкәсендә.
Шул йөкне күтәрешә ул
шигърият язы белән.
И туган теле белән дә,
и моңлы сазы белән.