Ул Пушкиннар нәселеннән иде
Уй белән дә, шигырь белән дә.
Шул нәселгә хас бер кодрәт иде
Ул тибрәткән очлы каләмдә.
Үзе инде гасыр башыннан ук
Кереп калган олы тарихка.
Тукай киткән…
Йөрәк әйтә сыман:
— Без Тукайсыз әллә калыйкмы?
Туган көнен бәйрәм итәр вакыт, —
Кайда йөри үзе юбиляр? —
Ул Казансыз минут яшәмәде,
Кайтыр әле, диләр күңелләр.
Кайтыр әле,
Әнә безгә дигән
Калын томы ята өстәлдә.
Без укыдык аны зур тормышка
Агач бишекләрдән күчкәндә.
Без укыдык, укый яңа буын,
Укыр аны туар кешеләр, —
Кешеләр бит Пушкиннары белән,
Тукайлары белән көчлеләр…
Туган көнен бәйрәм итәр вакыт,
Уйнат, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.