* * *
Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төнне
юлыңда син,
Дөньяны, чорың төсен — идеалың
уты аша күрдең.
Мең гасырлар һәм гомерләрдән
калган зур йөкне алып,
Ил күгенә «Халкым!» дип янган бер
йолдыз булып кердең!
Үз вакытында яндың, әмма
иртә сүнеп, киттең бездән.
Ә халкыңның көткән бер йолдызы —
чын улы идең!
Фәкать синдәй улы белән кабат
туды гүя — бөек,
моңлы халкың синең!
Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе.