(Татар дустыма)
Безнең дуслык бик күптәннән килә,
Белмибез без ызгыш-талашны.
Мин яратам Тукай шигырьләрен,
Син укыйсың безнең Тарасны.
Мин яратам борын-борынгыдан
Килә торган татар җырларын;
Салават күперенең Казан өстендә
Дуга булып балкып торганын.
Җыр һәм сүз белән мин әйтәм, дустым,
Сезгә булган кайнар сәламне.
Ирек даулаганда батырларча
Нык тоттыгыз кулда әләмне!
Фашист-палач баш идерәлмәде
Моабитта сезнең улларны.
— Фашист түгел, без — җиңүче! — диеп,
Кысты алар безнең кулларны.
Безнең дуслык корыч кебек нык ул,
Чыныкты ул көрәш эчендә,
Дошманнарга каршы барлык яуда
Тукай өчен, Тарас өчен дә!
Туганнарча яшибез без, дустым,
Белмибез без ызгыш-талашны.
Мин яратам Тукай шигырьләрен,
Син укыйсың безнең Тарасны.
Самат Шакир тәрҗемәсе.