ttt
ttt
ttt
ttt
tttТатар бар чагында
tttСин исән, син тере.
tttСиңа сәлам юллый
tttЧуашның һәрбере,
tttТукай!
tttЯшендәй яшьнәп син
tttЯндың, сүнмәдең.
tttХалыкны мактадың,
tttЯлганны әрләдең.
ttt
ttt
tttЯзмышың әрнетә
tttМинем дә күңелне.
tttҖырларың югалмый,
tttЯңара һәр көнне.
tttКүпме түбәнлекләр
tttУзган күз алдыңнан,
tttДошманнарың күбрәк
tttБулган дусларыңнан.
ttt
ttt
tttКүпләр теш ыржайткан
tttСиннән зәһәр көлеп.
tttБер кыз да сөймәгән
tttҮләр хәлгә килеп.
tttТугрылыклы дустың
tttБулган бары Хаклык.
tttБары Хаклык кына
tttБулган синең яклы.
ttt
ttt
tttСинең һәрбер сүзең
tttӨткән Ялган тәнен.
tttИзелгән халкыңа
tttБиреп Ирек тәмен.
tttСинең Хаклык белән
tttХалкың зур көч җыйган.
tttМәңге яшәрсең син
tttШул Хаклыгың сыман.
tttЧөнки Хаклык җирдә
tttБетми ул, югалмый, —
tttҖырларыңның төсен
tttЕллар юа алмый.
ttt
ttt
tttСинең туган көнне
tttХалкың бәйрәм итә.
tttИшетәмсең, сиңа
tttЧуаш сәлам әйтә.
tttИлдә күпме халык —
tttБар да таный сине;
tttАлар үз уллары
tttИтеп саный сине.
ttt
ttt
ttt
ttt
ttt
tttГәрәй Рәхим тәрҗемәсе.
ttt
ttt |