ТАТ РУС ENG

Шәүкәт ГАЛИЕВ Уй елгасы


Троицк шәһәре Уй елгасы буенда,
Тукай анда 1912 елда булган.
t
tt
ttt

tt

t

Буын арты
tttБуыннарны
tttТанып килә,
tttУй елгасы
tttГасырлардан
tttАгып килә.
ttt
tttКемнәр аңа
tttКерә алган
tttБары тездән,
tttКемнәр аның
tttЧоңгылларын
tttИңләп йөзгән.
ttt
tttУйга чумып
tttТукай үтә
tttШушы ярдан.
tttҮләренә
tttАның бер ел
tttГомер калган…
ttt
tttТыныч кына
tttАга бирә
tttУй елгасы.
tttҮтә шагыйрь —
tttУе моңсу,
tttУе ачы.
ttt
tttУй елгасы,
tttУй елгасы
tttКүңелендә.
tttЗаманыңнан
tttКачып шунда
tttКүмелергә?..
ttt
tttЮк, шагыйрьнең
tttЯлгыз гаме
tttБулмый, булмый —
tttХалкын уйлый,
tttИлен уйлый,
tttТелен уйлый…
ttt
tttҮтә шагыйрь,
tttУй елгасы
tttБуйлап үтә;
tttӘйтми калган
tttКүп уйларын
tttУйлап үтә.
ttt
ttt.. .Үләренә
tttАның бары
tttБер ел калган.
tttУй елгасы
tttКебек чиксез
tttГомер алда!
ttt

 Гыйнвар, 1971

(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.) 


Комментарий язарга


*