Зәйтүнә ханым! Сезгә бу —
сезгә, Зәйтүнә ханым.
Гасыр ахырыннан хат барсын —
тагын мәдхия яздым.
Тукайга сез биргән илһам
чаткысы төште безгә —
Кабындым, сезне яд итеп,
ихластан уйный сазым!
Гүзәллеккә табынмаган — кайчан,
йә, кайсы шагыйрь?
Сезне данларга телемдә энҗе-сүз
әллә аз? — дим…
Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —
шул хакта күпме роман!
Сезнең хакта да, ахрысы,
бер матур әсәр лазем?!
Сөенерме рухыгыз тик —
борчыйсыз, димәссез бит?
Мин горур: татарча хисем,
Тукайча газәл яздым!
Халкым күңелендә бергә сез —
Тукай һәм аның яры…
Моннан да зур милли тәхет —
бармы, Зәйтүнә ханым?!
(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).