Бар яраткан шигырь юлым! —
күптәннән кабатлап йөрим:
Күңелемә якты, җылы
булып китә аннан минем.
Язмышка мең-мең рәхмәтләр безне
очраштырган өчен:
Өр-яңа гомер башланды —
тылсым дөньясына кердем.
Сез юл күрсәттегез миңа:
күңелемдә Кояш хәзер,
Нинди мәгънәле һәм матур —
ак тоела һәрбер көнем!
Ә яраткан шигырь юлым —
Сезнеке! Шул юл — тәкъдирем!
Гомеремне балкыткан якты —
мәңгелектәндер, шагыйрем?!
(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).