Халкың уяна… Сиңа соң
ул каян иңгән йокы?
Шагыйрь, тор, кабрең янында
кем әнә Коръән укый?!
Исемен мактаган китабы —
чын Кәләмулла кулда;
Күз салмый аңа — яттан ла
ялкынлы сүрә укый!
«Васыят»еңне дәфенендә
яңгыратты муллалар.
Ул, кушып күк аятьләрен,
кыз хисен бергә — укый!
…Яд итәр гомере буена:
диварда рәсмең торыр!
Хаҗ юлын багышлар сиңа —
бел, Мәккәләрдә укый!
2
…Киләчәк әле күрәчәк:
табыныр чын кәгъбә — син,
Бу шуннан хәбәр — күр:
әнкәң яшедәй саф җан укый!
«Мәхәббәт сакчысы» киткән:
бу Мәңгелекнең йорты,
Тузан күк гөнаһы юктыр —
керсез пакь иман! — укый!
Җирдә әллә Гайсанеме
юган хатыннар өне?!
Татар кызы ул — кабреңә
фәрештәң килгән! — укый!
Инде, Тукай, нәкъ мамык күк
җиңелдер кабрең ташы?! —
Баш очыңда… әнә ярың —
Зәйтүнәң Коръән укый!
(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).