Әнә офык аша балкып тора
Якты йолдыз — илнең бизәге.
Карап аңа күңел моңга тула,
Җыламыйча йөрәк түзәме?
Ил йолдызы диеп без таныйбыз
Сине, бөек шагыйрь, бу көндә.
Сызган юлларыннан һәм карыйбыз
Син торасың илнең күгендә.
Син идең бит, шагыйрь, дәртең белән
Халык уртасында гизүче;
Ярлы, ятим, сынык күңелең белән
Ил моңнарын сызып бирүче.
Хәтереңдәме? Илнең чүп-чарларын
Син тазартып безне пакьләдең.
Ерак торып калган ил даннарын
Җир казыгыч белән җанладың.
Бар иде бит заман безнең илдә
Җитешмәгән караңгылык дөньясы.
Имеш: «Дию-пәри, фәлән
Ыжгырадыр, абау, ун башы».
Балкып чыктың, шагыйрь, шул арада,
Якты йолдыз кеби нурланып.
Бөтен дию-пәри шау-шу кага,
Үлеп бетте шунда хурланып.
Авыр йөкне син таратып киттең,
Бөек шагыйрь, илнең баласы.
Шиңгән чәчәкләргә сулар сибеп,
Күренми һәм суның анасы.
Ил йолдызы сүнмәс, якты янар,
Ил догасы белән бизәлер.
Шигырьләреннән халык азык табар,
Яктылыктан мәңге тирбәлер.
Баш иябез шагыйрь рухына,
Ялварабыз бөек Тәңрегә:
Кертсен изгелекләрнең горуһына,
Оҗмах итсен урның мәңгегә!
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)