* * *
Син дә бөек идең ул мизгелдә,
һәйкәл иңсәсендә торганда.
Ә ул төнне бездән бәхетлерәк
тагын кем булды икән дөньяда?
Казан күге — тоташ күбәләк кар,
урамнары — тыныч, тын иде!
Кушылулар хыял гына булса,
сөешүләр безнең чын иде.
Күз алдында бөтен торышларың,
көлүләрен, елмаюларың…
Бәхет өчен туган хатын-кызның
теләкләрен тойдым мин барын.
Син дә бөек идең ул мизгелдә
гади кеше, шат бер җан булып.
Мин дә әзер идем бөтерелергә
керфегеңдә эрер кар булып.
Кая ашыктык без?
Ник ул төнне озынайтмадык?
Бәхеткәме тиз кул болгадык?
Тукай һәйкәленең итәгендә
ник соң бик аз янды ал яулык?..
1972, апрель—август, Әлмәт
(Чыганак: Фәйзуллин Равил. Сайланма әсәрләр, ике томда: II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1993. — 502 б.)