Мең яшәгән картка килгән кебек,
Киләчәкләр әле Тукайга.
Нияз Акмал.
Тукай турында шигырь язмаган татар шагыйре була алмый. Бөекләр турында
язганда «кайтты», «кайталар» кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу
сүзләр артык. Аның «кайтасы» юк, чөнки ул китеп тә тормады. Тукай
турында сүз барганда «яшәгән», «яши», «яшәячәк» сүзләре дә артык,
Тукайның һәрчак булачагы беркемдә дә шик тудырмый.
Заман шагыйрьләренең Тукайга багышлап язылган шигырьләрен (бары тик
шигырьләрен генә!) берничә тематик юнәлештә тикшерү мөмкинлеге бар.
Беренче төр шигырьләр, мәдхия характерында язылып, Тукайның шигъри
осталыгына соклану рухында булса, икенчеләре капма-каршы юнәлешне ала.
Бу очракта шагыйрьләрнең үзләре үк мөтәшагыйрь дип атаган уртакул шигырь
язучыларны тәнкыйтьләве күз алдында тотыла. Өченчеләре — бу тематик
юнәлеш иң зур күпчелекне тәшкил итә — Тукай язмышын татар тарихы, татар
язмышы, туган тел белән бәйләнештә карый. Әлеге тематик юнәлешкә (аны
«Тукай белән горурлану» дип исемләсәк, дөрес булыр) тагын ике яктан якын
килергә була: Тукай татарны Россия күләмендә таныта; Тукай төрки
дөньяның һәм татарның бөтен дөньяда танылуы өчен визит карточкасы булып
хезмәт итә. Тукай турындагы шигырьләрнең беришесе — аның үзе уйлап
чыгарган геройларын яңадан тергезү булса, икенчеләре — шагыйрьне
балачагына, Кырлайга «кайтару» белән бәйле, кыскасы, шагыйрь
биографиясендәге теге яки бу чорны бүгенге шагыйрь күңеле аша үткәрүгә
юнәлдерелә. Күп кенә шигырьләр шагыйрьнең әнисе, сөйгән кызы образын
сурәтләүгә дә багышлана.
Тукай турында һәр шагыйрь яз саен яңа бер шигырен яза кебек. Әлеге хәл
ел саен даими рәвештә уздырылып килә торган Шигырь бәйрәме белән дә
бәйле. Инде шулай гадәткә кергән — шигырь бәйрәменә җыелуны һәр
милләттәш «Тукайга килү» итеп күрә. Мондый шигырьләрдә замандаш татар
шагыйре Тукай белән сөйләшә, Тукайдан үзенә сыену эзли, замана
хаксызлыкларыннан Тукайга зарлана, киңәш сорый, кыскасы, бу шигырьләр
Тукайны исән итеп күрсәтүгә юнәлдерелә.
Мисал өчен Л. Шагыйрьҗанны гына алыйк. Ул «Мин Тукайга кулым биргәнем
бар, / ышансагыз, ышанмасагыз», — дип белдерә. Тукай биредә йә судья, йә
шигырь кабул итү комиссиясе рәисе (цензурага да охшап куя!) кебегрәк
рольне үти: шигырь продукциясен сыйфат ягыннан төркемнәргә аерып куярга
ярдәмләшә. Хатын-кызлар иҗатында Тукайны олы абый сыйфатында, яклаучы ир
кеше сыйфатында күрү
дә очрый. Л. Шагыйрьҗан шагыйрьгә аеруча яратып каравы белән аерыла.
Иҗатында ул нәни Апушка «әни булырга тели», үскәч «туганы күк күреп,
йөрәгенә кереп, абыйкаем, дип яратырга» уйлый. «Тагын язлар килде»
исемле сентименталь шигырендә шагыйрә «Тукай һәйкәленең ташын үбә»,
җырларының көченә «Тукаем» дип башын ия.
Соңгы елларда әдәбиятта Тукайның «мәхәббәт тарихы» белән кызыксыну
көчәеп китте. Татар әдәбиятына беренче булып Р. Гаташ тарафыннан тәкъдим
ителгән Тукай-Зәйтүнә мөнәсәбәтләре бүгенге көндә язучыларга чын иҗади
азык булды. Бу мөнәсәбәтләр Батулланың «Кылдан нечкә, кылычтан үткен»
кыйссасы (1995), Р.Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасы (2000),
Ә. Баянның «Каракош» шигъри трагедиясе (1991) кебек әсәрләрнең сюжетына
салынды. Ә Р.Хариста Тукай-Зәйтүнә арасындагы платоник мәхәббәт тарихы
төп сюжет сызыгына үк әверелде. Хәзерге вакытта әлеге драматик поэма
нигезендә опера либреттосы язылып, «Шагыйрь мәхәббәте» исемле татар
операсы төрки дөнья һәм Россия күләмендә яңгырый башлады.
Р. Гаташ иҗатында Тукай темасы берничә юнәлешне ала. Әйткәнебезчә, Тукай
— Зәйтүнә мәхәббәтенә Гаташ берничә шигырен багышлый. Бер шигыре «1912
ел. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы» дип исемләнгән. Лирик герой
Зәйтүнә исеменнән сөйли. Кыз шагыйрьгә «шигырь юлларының
үзләреннән-үзләре язылуын, аларның сүрәләрдәй яңгыравын, чиксез мәңгелек
серләренә барып тоташуын» тели.
Догада кала татарның бер кызы —
Шагыйремә шундый биеклек телимен!
— Амин! — димен…
Зәйтүнәдер — чын мөселман атым минем, —
дип тәмамлана шигырь. Шагыйрь мәхәббәтенә тирән соклану хисен Р. Гаташ
«Чистай кызы», «Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсуловага газәл-хат» һәм башка
әсәрләрендә дә тасвирлый. Гомумән, Гаташ иҗатын Тукай образы шактый
эзлекле озата бара. Шагыйрьгә Кырлай юлында атлы арбасы белән Сәгъди
абзый килеп чыгар кебек тоела. Ул аңа «Мине дә уллыкка ал, күрсәт сихри
Казан артын», — дип ялвара. «Ак һәм кара. 1911 ел» шигыре Тукайның
«Болгар» номерында шигырь язып утырган мизгелен чагылдырса, «Сасна
пүчинкәсе авылы зиратында» шигыре шагыйрьнең әнисенә багышлана. Гаташ
Тукай биеклеге турында еш уйлана. Аның бөеклеген ахыргача аңлатып
бетереп булмас, дип саный. «Биектә һаман кул җитмәс, сатылмый, вакланмый
торган Шигърият — Тукай таҗы!» — дип белдерә.
Хәзерге шагыйрьләр Тукайга милләт мәнфәгатьләре аша якын килсә, шигърият
мәйданына узган гасырның 50-60 нчы елларында аяк баскан шагыйрьләр
Тукайны илкүләм әһәмиятле шәхес итеп күрәләр. Г.Афзал 1966 елда шагыйрь
турында болай яза:
Илдә туган ил улы син, илдә яндың, нур булып,
Ил күгендә яз идең син, илдә калдың җыр булып.
Р. Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны!» шигырендә Тукайның илгә
кара еллар килгәч тә югалмау сәбәпләре күрсәтелә. Шагыйрьнең халык
хыялларын чорлар аша бүгенгегә китереп бәйләү сәләтенә игътибар ителә,
тел яшергән вакытта да Тукай исеменең илгә хезмәт итә алуына сокланыла.
Р. Харисның да «Тукай таптап тузан иткән ташлар» шигырендә «Ә бармы соң
Җирдә җиңел шагыйрь — шагыйрь иңнәрендә ил гаме!» кебек афористик
фикерләр урын ала. Г.Рәхим «Тукай» исемле шигырен шагыйрьнең яшәү
этапларына бәйле рәвештә яза. Г. Рәхим һәр строфаны шагыйрь
биографиясендәге бер фактны хәбәр итеп башлый да калган һәр ике юлда
нәтиҗә чыгарып бара. Шул рәвешле барып, ахыргы бишенче строфада Тукайны
халык намусына «әверелдерә». Шагыйрь фаҗигале язмышка параллель рәвештә
милли мәнфәгатьләрне «тезеп баруы» белән үзенчәлекле шигырь тудыра.
Ул бер үксез бала, чираттагы ятим,
Юк, диделәр, аның ата-анасы да.
Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук
Әверелү иде халык баласына.
Ф. Тарханова иҗатында «Тукай язмышы» исемле шигырь күзәтелә. Шагыйрә
игътибарыннан Тукай биографиясендәге бер генә факт та «качып котыла»
алмый, һәрберсенә ул үз карашын белдерә һәм «Сикәлтәле юлны үткән чакта,
/ Каршы җилдә ничек сүнми калган / Ышаныч һәм өмет учагы?» соравын куя
бара. Шул рәвешле талант һәм фаҗига төшенчәләренең бергә йөрүен күрсәтә.
«Әллә Ходам шыксыз дөньялыктан / Даһи булып китсен өчен аңа / Бирде
микән ачы язмышны?» — дип ачынып сорый. Ә менә Г. Моратка, Тукайны
уйлаганда, шундый бунтарь рухлы шигырь «килә»:
Йортың да юк синең, хатының да,
Акчаң да юк, көмеш, алтының да.
Очар кошка әверелим, дисәң,
Сикерергә биек балконың да.
Тукайга багышлап язылган шигырьләрнең бер юнәлеше шагыйрьлек осталыгына
карый. Татар шагыйренең, гомере буе Тукайның шигъри энҗесен эзләп тә,
барыбер табып бетерә алмавына ишарә итеп язылган әсәрләр алар. Шундый
шигырьләрнең берсе Роб. Әхмәтҗан тарафыннан язылган. Ул «Тукай катламы»
дип атала.
«Шигырь» дигән җәүһәр эзләүчеләр,
Тукай катламына төшегез.
Шул бит безнең ярты юлга җитеп,
Тәмамланмый калган эшебез, —
дип яза шагыйрь. Тукай исемен артык күп кулланып, мәдхия язып кына
утырмыйбызмы, дип хафалана, шагыйрьнең данына гына коенып яшәүчеләргә
усал укларын яудыра, шигърият дөньясында гаделлеккә сусавын белдерә:
Шигырь үрүчеләр! Җиргә бөек
Пәйгамбәрне биргән бу айда
Күп шаулыйбыз бугай, әллә азмы?
Бирик мәллә сүзне Тукайга?! —
дип тәмамлый. Роб. Әхмәтҗанның икенче бер шигыре «Тукайны эзлим» дип
атала. Тукайны эзләү телләрдән, яшәлмичә калган гомерләрдән, китап янган
көлләрдән, Кырлай урманнарыннан, Казаннардан, Җаектан, больницалардан,
җырлардан дәвам итә. Әмма шагыйрь табышларын һаман азсына.
Дәверләргә тирән кергән саен
Җырларымның моңын азсынам.
Ераграк киткән саен миңа
Тукай биргән тылсым аз сыман, —
дип яза Роб. Әхмәтҗан. Халыкның Тукайга мәхәббәте торган саен арта бару
сәбәпләрен Н. Акмал «Тукай» исемле шигырендә ачып бирергә омтылыш ясый.
Тукайның осталыгын:
Чынбарлыгын әкият итеп әйткән,
Әкиятендә чынын сөйләгән, —
дигән юлларда күрсәтә. Н. Акмал Тукайны пәйгамбәр түгел, бары шагыйрь
генә итеп күрә. Әмма барыбер юраганы юш чыгуын таный. «Шүрәлене бер
очрату кирәк / Өнсез, телсез калган юлчыга», — дип, әйткән фаразына
ышандыра.
Заман шагыйрьләре Тукайның публицистикасын игътибар белән өйрәнәләр,
аңар охшарга тырышалар, Тукай хатларыннан булган юлларның заман
шигырьләренә күчүен башкача аңлатып булмас кебек. М. Әгъләм «Тукайдан
хатлар» исемле поэмасын язып (1972-1985), әдәби җәмәгатьчелекне
сискәндереп алган иде. Поэмада Тукай тарафыннан язылган 14 хаттан
истәлекләр китерелә. X. Әюпның да «Барып җитәр көне…» шигырендә Тукай
хатлары искә алына. Бу уңайдан әлеге шигырь ирониядән дә азат түгел
икәнлеген искәртеп үтик.
Тарих өчен хатлар язып бүген,
Кайберәүләр Тукай булмакчылар!.. —
дип «тешләп» ала. Бу шигырендә X. Әюп Тукай хатларының адресатларын
барлый, хат язу сәбәпләрен фаразлый, «Тукай хатларының барып җитәр көне
алда» булуына ышана. «Туры сүзгә» шигырендә X. Әюп шагыйрьнең туры һәм
ачы телен искә ала, замандашларының дөреслекне әйтүдәге, яклаудагы
куркаклыкларын тәнкыйтьли.
Алда әйтелгәнчә, хатын-кыз шагыйрьләр Тукайга сокланып кына түгел, якын
итеп, ике арада рухи туганлык тоеп карыйлар. Л. Шагыйрьҗан шигырьләрендә
күреп үттек: Тукай безнең арада «яши», безнең кебек үк «рәнҗетелә»,
«кимсетелә». Бу образга гомумиләштерелгән татар шагыйре дә сыя, «милли
киртәләр» дә керә.
Н. Сафина Тукайга милли сәясәт өлкәсендәге проблемаларны «алып килә».
«Тукайга дәшү» исемле шигырь соңгы елларда милли мәгариф, тарих, рухи
яшәештә килеп туган проблемаларны барлауга юнәлтелә. Икенче бер шигырьдә
(«И-и, Тукайҗан!..») Тукай беренче шигырьдә куелган сорауларга җавап
биргән кебек була. Дөресрәге, «Туры Тукай булсам, әйтер идем, әйтә
алмыйм…», — дип белдерә.
Н. Сафинаның шагыйрьгә багышланган шигырьләре бик күп. Нигездә алар
бүгенге тормыштан, хәерчелектән, дәүләтсезлектән зарлануга кайтып кала.
Әлеге шигырьләрдән лирик геройның чарасызлык хисләре ташып тора.
Сине искә алу көне, диләр,
Истән чыккан чагың бармыни?
Нигә шулай иртә китеп бардың,
Безнең дөнья шулай тармыни? —
дип ачынып сорый Н. Сафина.
Без күзәтеп чыккан шигырьләр арасында фәлсәфи шигырьләр күп түгел. Нәкъ
менә шул «җитмәгән» фәлсәфәне эзләп, З. Мансуров шигырьләренә мөрәҗәгать
итәбез. Беренче шигырь «Туңу. Тукай» дип атала. Исеменнән аңлашылганча,
«салкын» концептына салынган мәгънә шигырьнең төп мотивына әверелә.
Баштарак бу салкынлык һава торышына бәйләп кенә чагылса, аннан Тукайның
(шагыйрь аны «бөек Туңучы» дип атый) җылы эзләп Өчилегә, мич башына
кайтуына барып тоташа. Лирик герой ачынып сорый: Бөек бозлык чоры үткән
ләбаса, каян килә бу салкынлык? Алга таба җавап та табыла:
Салкын йөзләр,
Боз күңелләр, туң йөрәкләр
Салкынайта, ахры, дөньяны.
«Шагыйрь янәшәсендәге урын» шигыре Кырлайдагы «шагыйрь туе»нда туган
хисне гәүдәләндерүгә юнәлтелә. Танылган каләм ияләре җыелган, һәрберсе
шигырь укый. Шулвакыт берсе:
Шаярткандай итте шаһ-шагыйрьләр: «Тукай кырыенда… урын бар…» —
дип куя. З. Мансуровның «XX гасырның унөч елы» шигыре дә гаять дәрәҗәдә
тәэсирле язылган. Киеренкелек шигырьнең эпиграфында ук сизелә. «Мин
сыялмыйм… фани дөнья вакътына…» исемле Тукай сүзләре алынган.
Дөньяда Ана җаны очып йөри. Ул улының гомере кыска икәнен сизә, улы үзе
дә, өлгерим, дип, ашыга-ашыга шигырь яза. Шагыйрь, ике баштан да янып
килгән гомер шәме метафорасы аша, Тукайның фаҗигале язмышын чагылдыруга
ирешә.
Доклад темасы кысаларына туры килә, әмма мисалга китерелгән шигырьләрдән
шактый аерылып торган бер шигырь бар. Ул — Г. Вәлиеваның «Чечен базары,
яки яңадан-яңа Кисекбаш» исемле өч өлешкә бүленгән сәяси сатирик шигыре
(2005). Мәгълүм булганча, 1908 елда Тукай үзенең «Печән базары, яхуд
Яңа Кисекбаш» исемле үткен сатирик поэмасын яза. Гөлназ да сүзен
поэманың беренче юлыннан эпиграф алып башлап җибәрә. Шагыйрә сюжетлы
әсәренең нигезенә Кавказда барган сугыш вакыйгаларын сала. Биредә Тукай
поэмасыннан таныш геройлар — Карахмәт, Кисекбаш та бар, пародиягә
стильләштерү дә күзәтелә. Оста рифмалар, үткен метафоралар, экспрессив
интонация — кыскасы, шигырьнең сәнгатьлелек чараларына сокланып кына
була. Автор үзе: «Тукайча ук килеп чыкмый сюжетым», — дип белдерсә дә,
бу әсәр шактый мавыктыргыч итеп язылган. Шигырьдәге киная, аллегория,
риторик сораулар, күчерелмә мәгънәләр — барысы да урынлы. «Дилбегә бар,
әмма тәмам чуалган, / Очы бер коега төшеп югалган», / «Белмим, бездә кем
хуҗа … дилбегәгә» һ. б. бик күп детальләре белән игътибарны җәлеп итә
бу әсәр. Халык әйтемнәре дә уңышлы кулланыла. Әсәрдәге «хата-балта»,
«башсыз җилкәдәге бөкере», Кисекбашның юк терсәген тешләве, авыз белән
янчыкка куелган бер үк йозак һ. б. лар үткен сатира тудыруга ярдәм итә.
Йөгәнсез чапкан сугыш аты, ул атка утырган башсыз җайдак, хәтта судның
да ул җайдакны җүләр дип тануы — шагыйрәнең градация юлы белән барып,
гротескка җитүен күрсәтә. Гомумән, бу әсәрне махсус анализлау сорала.
Биредә әле беренче тәэсирләр генә яктыртылды.
Шулай итеп, кыска гына доклад кысаларында Тукайга багышлап язылган,
Тукай исеме һәм аның иҗат кредосы белән бәйле кайбер шигырьләре күздән
кичерелде, һәр шагыйрьнең Тукайга үзенчә килергә омтылуы күренде.
Тулысыңча мәдхия рухындагы шигырьләр дә, заманга бәйләнешле
проблемаларны үз эченә алган сызланулы шигырьләр дә,
информацион-публицистик характердагылары да, тирән уйланулы фәлсәфи
шигырьләр дә барлыгы ачыкланды.
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә мөмкин: татар шагыйре Тукай турында язмый кала
алмый. Тукай — татарның милли җаны, йөз аклыгы! Шагыйрьләр өчен югары
иҗат биеклеге дә ул!
(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына
125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция
материаллары. — Казан, 2011)