Ташны ярып чыккан чишмә булып,
Ургуымы милләт зарының,
Ничә гасыр кабынырга торган
Шартлавымы барлык дарының,
Күкрәүләрдән кабат сүнмәс өчен
Ялтыравы микән яшеннең,
Шатлыктанмы, әллә кайгыданмы
Түгелүе, халык, яшеңнең?
Күтәрмәслек хәлдән заманның да
Миләреннән каннар савумы,
Озак көтеп янып беткән җиргә
Кинәндергәч яңгыр явумы,
Мәхәббәтнең ни икәнен белми
Җан уяткан тәүге сөюме,
Нинди чара эзләп каңгырсаң да
Мәңге басылмаслык көюме…
Шушы хакта күпме уйласаң да,
Очларына чыгар әмәл юк.
Аның хыялларын аклыйбызмы?
Акланырлык тулы гамәл юк.
Канатларың тәмам талганда да
Күккә очар булып талпындың.
Телен саклау, илен саклау өчен,
Җанын саклау өчен халкыңның.
Затлы сүзең җанга беркетелгән,
Булып сүзнең иң-иң тапкыры,
Кешеләрне һаман таң калдырып,
Яңа заманнарга чакырып.
Хыялларың олы максат куеп,
Маяк булып янып торгандай,
Изге сүзең милләт кенә түгел,
Мәңгелектән килгән орандай.
(Чыганак: "Мәдәни җомга", 22 апрель, 2011 ел)