ТАТ РУС ENG

Салисә ГӘРӘЕВА. Гасырлар бүләге

Тукай килә, апрельләрне кичеп,
Җәйгә чыгу – якты теләге.
Тукай килә безгә язлар булып –
Гасырлар һәм халкым бүләге!

Тукай килә, агымсулар булып,
Җаек, Идел – аның сукмагы.
Тукай килә йолдызлардан агып –
Җанны телә шигъри уклары!..

Тукай килә, үз йөрәгем булып,
Тибә, тибә, шаша, борлыга.
Тукай яши мәңге безнең белән,
Халкыбызның җаны моңлыга.

Тукай килә апрель тыны булып,
Кошлар кайткан кебек Иделгә.
…Тукай яши – җырлы язлар булып,
Мең гарасат кичкән Илемдә!..

 

(Чыганак: «Мәдәни җомга», 2011 ел, 22 апрель)


Комментарий язарга


*