…1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафуры белән очраша.
Гафуры, пальтосын сатып, Тукайны кунак итә…
Рәсми чыганаклардан
Узганнарда — тарих,
«Узганнар»га
Йөз (хәтта – йөз!) еллап булса да…
Шул «йөз еллап» вакыт аръягыннан
Хәбәр килә: «Тукай – Уфада!..»
Хат та язмый алдан:
«Башкорт дуслар
Тукайны чит күрмәс, – дигәндер. –
Гафурига фельетоннар яздым,
ул хәтта кул бирмәс…» – дигәндер…
Ә Гафури…
«Кайда туктар ул?» – дип,
Әллә ниләр юрый Гафури.
һәр тарафта сорый, иң кыйммәтле
«Номер»ларны урый Гафури…
«laquo;Башкорт дуслардадыр, бәлки… яки…» –
Чыгалмый ул уйлар очына…
…Туберкулез Тукай –
«Сабах»* кибетендә, әрҗәләрдән
Сәке ясап унбиш кич куна.
* «Сабах» – китап бастыру һәм сату өчен 1908 елда Казанда һәм Уфада төзелгән сәүдә ширкәте (көтепханә)
(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)