Әсәрләрең кат-кат укып
Сокланам мин сиңа, Тукай.
Гомер бакый яшь калсаң да,
Талантны мул биргән Ходай.
Тирән акыл, затлы зиһен,
Төпле фикер һәм зирәклек.
Синдәй яп-яшь аксакаллар
Бу дөньяда бик сирәктер.
Һичбер кайчан булмагансың
Әти кеше, тәрбияче…
Каян килгән бу осталык?
Каян таныш тәрбия эше?
Йөз ел элек ничек белдең
Без — татарның ни күрәсен?
Иман, әдәп, әхлак, телнең
Какшатасын кыйбласын?
Сораулар күп, җаваплар юк,
Хак Тәгалә үзе беләдер…
Ә, бәлки, син, бөек Тукай,
Телебезне саклар өчен
Иңдерелгән Пәйгамбәрдер?!
(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)