Педер Хузангай, Чувашстан АССРның халык шагыйре:
Халыкларның тарихи язмышлары төрлечә булган кебек, алар-ның кешелек культура хәзинәсенә керткән өлешләре дә төрлечә. Ләкин шунысы бәхәссез: һәр халык өчен уртак, интернациональ мирасны бары тик тирән һәм милли үзенчәлеккә ия булган иҗат үрнәкләре генә баета ала. Беренче карашка сәеррәк булып яңгыраган бу төшенчәнең үз диалектикасы бар. Моның шулай икәнлеге дөньякүләм культураның үсеш юлы белән исбат ителә. Гомер һәм Данте, Руставели һәм Нәваи, Низами һәм Кол Гали, Шекспир һәм Сервантес, Пушкин һәм Шевченко барыбызга да шуның өчен кадерле, аларның һәркайсы безнең көннәргә үз халыкларының тарихын, язмышын, омтылышларын чагылдыручы буларак килеп җиткән.
Татар шагыйре Габдулла Тукай һәм чуваш шагыйре Константин Иванов (1890—1915) беренче рус революциясе һәм халыкларыбызның милли азатлык хәрәкәте дулкынында күтәрелеп чыктылар. Аларның иҗатында, революция тарафыннан уятылып, соңыннан кара реакция көчләре тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырылган чордашларының теләк һәм омтылышлары шактый тулы сурәтләнде. Алар үз милләтләренең йокыдан уянуын башлап хәбәр итүчеләр булдылар, бу уянуның төп чагылышын туган телдә күрделәр һәм шул чагылышны иҗатларында зур осталык белән яктырттылар.
Безгә Ивановның Тукай турында нинди дә булса фикер әйткәнлеге билгеле түгел: шагыйрьнең күп кенә кулъязмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Казанда яшәгән Тукайның Сембердәге тугандашы Константин Иванов хакында ишетүен яки ишетмәвен без шулай ук белмибез. Ләкин аларның язмышлары уртак булды: икесе дә кара реакция елларындагы иң авыр шартларда яшәделәр; икесе дә ялкынлы иҗат учагында янып беттеләр; икесенен да гомерен үпкә авыруы кисте. Алдынгы карашлы рус кешеләре тарафыннан «халыклар төрмәсе» дип тамгаланган патша Россиясендә күпчелек талантларның язмышы әнә шундый иде.
Мин үзем Тукайны беренче тапкыр П. Радимов тәрҗемәсендә укыдым. Ләкин миңа «Шагыйрь» исемле шигырьнең чувашча тәрҗемәсе ныграк тәэсир итте. Бу шигырь матбугатта безнең шагыйрь С. Чегесь тәрҗемәсендә 20 нче еллар башында басылып чыккан иде. Мин шушы көнгә кадәр ул шигырьне сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Бу шедеврның соңгы ике юлы минем күңелдә искиткеч югары гуманистик һәм көчле аккорд булып яңгырый:
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.
Бу оптимизм, яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде.
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)