Михаил Луконин (1918-1976) – рус шагыйре, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1949, 1973):
Габдулла Тукай ул – безнең шигърият һәм шагыйрь турында күзаллавыбыз. Дөнья шигърияте күгенә ул зур якты йолдыз булып балкыды, әгәр башыңны күтәрсәң, бу йолдызны Пушкин йолдызлыгында күрерсең.
Ни өчен Пушкин?
Чөнки төрле чорда яшәгән һәм төрле телләрдә иҗат иткән бу шагыйрьләрне күп нәрсә берләштерә, — төптән уйлансагыз, бу туганлыктан йөрәкнең ешрак тибә башлавын ишетерсез.
Бәхетемә, очраклы рәвештә Габдулла Тукай миңа бик иртә килде, гади итеп кенә бастырылган ул китапны мин әле дә хәтерлим, анда тәүге тапкыр һәм мәңгегә истә калган дулкынландыргыч шигырьне – “Яңа Кисекбаш”ны укыдым, ул бүген дә күңелдә яңгырый:
Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.
Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.
Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.
Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..
Бәлки сөйләм агышы, шигырьнең тарихи мохите беләндер, белмим, бәлки минем балачак төсмерләре беләндер, — мин Әстерхан ягында Киләче татар авылында тудым — миңа татар җыры, татар шигыре якын, татарча хисләр һәм фикерләр аңлаешлы һәм кадерле.
Тукай кебек зур шагыйрьләрнең шигърияте – тормыш күренеше, аны тормыштан аеру мөмкин түгел, ул аның белән үсә һәм биеклеккә күтәрелә, һәрвакыт җанлы булып исәннәр арасында яши.
Татар халкы аңа үзенең моңын һәм әкиятләр чыгару сәләтен бүләк иткән, үзенең чынбарлык карашы, түбәнчелеккә һәм бозыклыкка нәфрәт хисләре, җир һәм һавага мәхәббәте белән уртаклашкан. Болар барысы да аңарда бар. Менә шуңа күрә Тукай – татар шагыйре. Моны шунда ук сизәсең. Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким холкы, талантлы яңа яшь шагыйрьләренең холкы – аңардан. Моңлылык һәм кыюлык, гөлләр һәм тимер, Ватанга мәхәббәт һәм азатлыкка тугрылык – аңардан.
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)