ТАТ РУС ENG

Алпысбай МУСАЕВ Тукай турында…

Алпысбай Мусаев – филология фәннәре докторы, профессор (Казахстан):

XX гасырның беренче дистә елларында Россия империясенең изелгән халыклары әдәбиятында төп тема гаделлек һәм тигез хокук өчен көрәш, халыклар мәгарифе, белемгә чакыру була. Шуңа күрә “Айкап”, “Казахстан”, “Казах” журналлары һәм газеталары битләрендә Габдулла Тукайның казах шагыйрьләре тәрҗемәсендәге шигырьләре еш урын алуы очраклы түгел. Бу әсәрләрдә аларны ялкынлылык һәм халыклар кардәшлеге, мәгърифәтчелек көче идеяләренә какшамас ышану җәлеп итә.
Шулай, Е.Буйрин редакторлыгындагы “Казахстан” газетасында аның берничә шигыре дөнья күрә, соңыннан, 1912 елда, алар Уральск шәһәре типографиясендә “Ызын” исеме астында аерым китап булып чыга.
Казах һәм татар әдәбиятларының күпьяклы һәм тыгыз тирән бәйләнеше, бигрәк тә Г.Тукай һәм казах әдәбияты бәйләнеше турында дәлилләүче фактлар бихисап күп.
Һәм бу бәйләнешләрне өйрәнү әле дәвам итәчәк.

(Филология фәннәре докторы А.М.Мусаевның 2001 елның 19 октябрендә Көнбатыш Казахстан дәүләт университеты мөгаллимнәре һәм студентлары белән Уральскида Габдулла Тукай һәйкәлен ясаучы сынчы М.М.Гасыймов очрашуында ясаган чыгышы).

(Чыганак: Абузяров Р.А., Туаева З.И. Уральск в судьбе Габдуллы Тукая. – Уральск: Редакционно–издательский отдел ЗКГУ, 2002. – 128 с.)


 

Комментарий язарга


*