Тимергали Нуртазин, казах язучысы:
Казахлар Тукайны үз шагыйре дип саный, аның исемен саклый, аның иҗатын югары куя, аның истәлегенә хөрмәт белән карый.
Демократик юнәлештәге казах шагыйрьләре (С.Торайгыров, С.Донентаев, Е.Буйрин һәм башкалар) Абай һәм Тукайны шигъри остазлары дип санаган. Е.Буйрин журналист, 1911–1913 елларда Уральскида чыккан “Казахстан” газетасы мөхәррире булган. Ул Тукайның күп шигырьләрен тәрҗемә иткән, аңа охшатып, үзенең тәрҗемәләрен һәм шигырьләрен мөхәррирлек иткән газетасында бастырган.
С.Донентаевның гадилеге, үтемлеге, мавыктыргычлыгы, җанлы сөйләмгә бай булуы белән аерылып торган шигырьләрен укысаң, аларда Тукай шигъриятенә охшаш чалымнар барлыгын күрәсең. Талантлы шагыйрь Солтанмәхмүт Торайгыровның да күп кенә шигырьләре (ул, шулай ук Тукай кебек 27 яшендә 1920 елда вафат була) идея ягыннан Тукайга якын.
Тукайның иҗади традицияләрен Торайгыров якын күргән, туганнарча кабул иткән, ул аларны яңа тарихи шартларда вакытның яңа таләпләренә тәңгәлләштереп үстергән.
Беймбет Майлин Тукайның колачлылыгына, гадилегенә, көндәлеккә кыю барып керүенә өйрәнгән. Тукайны казах совет әдәбиятына нигез салган Сакен Сәйфуллин да яраткан. Аның “Сыр сандык” (“Серле сандык”) шигырен иҗат итәргә Тукай сүзләренә башкарылучы “Тәфтиләү” татар җырындагы интонация һәм көйләр этәргеч биргән дип сөйлиләр.
Казах укучылары йөрәгеннән Тукай рухын юкка чыгарып булмый. Күренекле шагыйрь Жакан Сыздыков казах теленә Тукайның калын томлыгын тәрҗемә итте, (хәзерге вакытта Тукай әсәрләрен казах теленә талантлы шагыйрь Кадыр Мырзалиев тәрҗемә итә) татар классигы турында шигырьләр һәм мәкаләләр бастырды, аның турында поэма язды.
Тукай турында шагыйрь С.Сәитов, әдәбият белгече С.Талжанов яза…
Тукай безнең йөрәкләрдә мәңге яши.
(Чыганак (тәрҗемәдә): Абузяров Р.А., Туаева З.И. Уральск в судьбе Габдуллы Тукая. — Уральск: Редакционно-издательский отдел ЗКГУ, 2002. – 128 с).