Ататөрек һәм Тукайның бөек портретлары чәчәкләргә күмелгән.
Программадан соң балаларга бүләкләр тапшырылды. Гаиләләренә дә чәй
белән хөрмәт күрсәтелде, шатлык белән истәлекле көн эшләнде. Аеруча
Габдулла Тукайның 90 еллыгы уңае белән уздырылган тантана балалар
күңеленә матур хатирә буларак кереп калды. Җыелыш сәгать 6га кадәр
дәвам итте. Аңа ике сәгать вакыт бирелгән иде. Кичә сәгать 8 дә кабат
дәвам итеп, төн уртасында гына тәмам булды.
(Әнкара хәбәрләре. «Казан» журналының 1976 ел, 18 нче санында имзасыз басылган. Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))