Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеменә 10 майда Тукай кичәсе
үткәрергә карар бирелде. Кичәдә сәхнәгә кечкенә бер пьеса куелуы һәм
милли биюләребезне ясар өчен эш бүлеше ясалды. Пьесаның режиссерлыгы
доктор М.Алукайга бирелде. Кичәдә чәй мәҗлесен оештыруны исә
хатын-кызлар үз өсләренә алдылар.
(Истанбул хәбәрләре. «Казан» журналының 1975
ел, 15 нче санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган. Төрекчәдән
тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст күрсәтелгән басмадан алынган (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))