ТАТ РУС ENG

Якташ Өч сәгать Тукай моңында (1937 ел)

Шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 24 ел тулу көнендә, 15 апрельдә,
Харбин төрк-татар мәхәлләсендә эшлән­гән Тукай кичәсе гаять дәрәҗәдә
бер уңышлык белән узды.
Кичә башланыр алдыннан хәзерге көнне Ниппонда җәм­гыять эше белән
булган Мөнир хәзрәтнең ләвазимен үтәү­че имам тарафыннан Ризаэтдин бине
Фәхретдин мәрхүм хәз­рәтнең (вафатына бер ел тулу уңае белән) һәм
Габдулла Тукайның рухына Коръән укылды.
Сәхнә пәрдәсе күтәрелер алдыннан Милли идарә рәисе Хәбибулла әфәнде
Сали кичәнең тәртибен игълан итте. Коръ­ән уку мәрасиме мәктәбе
«Гыйният» укучылары тарафын­нан да күмәк рәвештә үтәлеп, сәвабы ике
олуг мәрхүмнең рух шәрифләренә багышланды.
Шуннан соң Маһинур туташ Чурай, тәфсилле рәвештә шагыйребезнең тәрҗемәи
хәленә тукталып, Тукайның тор­мышы вә яратышы хакында исемле
язучыларның мәкаләлә­реннән өземтәләр китереп, мәгърузә эшләде. Икенче
мәгърузәче — мөгаллимә Маһинур туташ Виргаз. «Тукай — халык шагыйре»
мәүзугында сүз сөйләп, аның иҗаты ха­кында мәгълүмат бирде. Мәгърузәче
туташлар икесе дә хазирун тарафыннан самими рәвештә алкышландылар.
Балалар тарафыннан күмәк җыр «Туган тел» җырлан­гач, алар арасыннан
ялгыз чыгышлар белән Тукайның бер­ничә шигырьләре укылды, шуның белән
кичәнең беренче бү­леге тәмам булды.
Программаның икенче кыйсеме шагыйрьнең «Шүрәле»сен күренешләндерү белән
башланып китте. Монда «Тукай» әсәрен укып торучы ролендә Маһирә туташ
Лаеш, Шүрәле ролендә Сәгыйть әфәнде Килки, утынчы егет булып Кәримдар
әфәнде Виргаз иштиракъ иттеләр. Шүрәленең мөгез­ләре ярты аршыннан
озын, бармаклары, гомумән, бу «куәт очарлык әллә нинди нәрсәнең» кыргый
тавышы вә этенеш­ләре караучылар өчен бер яңа нәрсә булып чыктылар. Ай
яктысы төсендәге утлар яктылыгында бирелгән бу күренеш халыкка бик
ошады. Мәшһүр «Өзелгән өмид»тә үзенә мах­сус көй белән яшьләрнең күмәк
җырлаулары илә шагыйрьнең аһәңенә муафыйк шул ук моң яктысында иҗра
ителде.
Маһирә туташ Лаеш белән Суфия туташ Чурай «Нәсый­хәт» шигырен
«Тәфтиләү» көенә җырлап бирделәр. Кәримдар әфәнде Виргаз «Су анасы»
белән чыгыш караучылар­ның күңелен ачты.
Фәридә туташ Аги «Өзелгән өмид»нең беренче юлларын вә халыкның соравы
буенча кабат чыгышында «Эшкә өндәү»не җырлап алкышланды. «Үз-үземә»
шигырен Зөһрә туташ Аги укып чыкты. Хөсәен әфәнде Габдүш «Милли
моңнар»ны «Әллүки» көенә җырлап, тыңлаучыларның үтенүе буенча тәк­рар
чыгышларны да халыкка бик ошаган бер «яңа» иске көй­гә «Сайра,
сандугач» шигырен вә «Сакмар суы»н җырлады.
Кичәне музыка ягыннан рәсмиләндерүдә һәрвакыттагы кебек бөтен хезмәтне
пианинода оста уйнаучыбыз Шәмсе­нур туташ Солтан башкарды. Мәгълүм ки,
яшьләребез му­зыка тәрбиясенә бик мохтаҗдыр. Шунлыктан яхшы уенчы безгә
бик тансык. Шәмсенур туташ исә хәзерге көнне дә пианинода тәхсилен
төгәлләүдә дәвам иткәне хәлдә, еллар буенча сәхнәбездә милли
көйләребезне уйнап, халкыбызның мәхәббәтен казанып килә.
Бу кичәдә исә уенчы аеруча бер рух белән җырлаучы­ларга кушылып, иң
соңгы ялгыз чыгышында «Тукай көе»н (маршын) зур бер осталык белән
уйнап, кичәнең програм­мын тәмам итте.
Кичәдә Ерак Шәрык төрк-татарларының дини-милли мәр­кәзе рәисе
могавиннәренең ләвазимен үтәүче Әхмәдшаһ әфәнде Гыйззәтулла күрше
мәхәлләләребездән Хайлар төрк-татарлары милли идарәсе әгъзасы Әхмәдшаһ
әфәнде Аги хазир иделәр.
Шулай итеп, караучылар өч сәгать буена Тукайның шигъ­ри моңында калып, кичәдән бик мәмнүн булганнары хәлдә өйгә таралдылар.
Сәхнәдә Тукайның яшел тасма белән әйләндереп алган рәсеме эленгән. Аның
өстенә шагыйрьнең « Үз-үземә»сеннән ошбу юллары язылган иде:

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вакытын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.



Ниппон — Япония.
Ләвазим — хезмәт.
Сәваб — рәхмәт.
Хазирун — шунда булучылар, катнашучылар.
Иштиракъ итү — катнашу.
Иҗра ителү — башкарылу.
Тәкрар — кабат, кабатлау.
Тәхсил — уку.
Могавин — ярдәмче, булышчы.
Ләвазим — кирәкле эшләр.


(Якташ. Өч сәгать Тукай моңында.

«Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Якташ» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))
 


Комментарий язарга


*