ТАТ РУС ENG

Кандидатлар белән очрашу

 


2012 елның 6 апрелендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда быелгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу оештырылачак.

Билгеле булганча, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә гамәлгә кертелә. Әлеге карарда: ”Бу бүләк эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы булган әдәбият, рәсем һәм музыка әсәрләренә, театр һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате өлкәсендәге зур уңышлар өчен, шулай ук архитектура өлкәсендәге оригиналь хезмәтләр өчен бирелә”, дип язылган. 1961-1965 елларда премия бирелү тукталып тора, ә 1975 елда кандидатлар арасында премиягә лаеклар табылмый.

Яңа лауреатларның исемнәре һәр елны бөек шагыйрь туган көне алдыннан Татарстан Президенты Указы белән игълан ителә. Лауреатларга диплом, лауреат билгесе һәм акчалата бүләк 30 авгутта – Республика көнендә тапшырыла.

Бүгенге көндә бөек шагыйребез исемендәге премия лауреатлары исемлегендә 177 шәхес һәм бер коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Тукай премиясе лауреатлары арасында шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, җырчылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар, режиссерлар һәм театр артистлары бар.

Һәр елның март-апрель айларында Г.Тукайның әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашу күркәм традициягә әверелде. Төрле елларда шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Резедә Вәлиева, Лена Шагыйрьҗан, язучылар Марсель Галиев, Камил Кәримов, рәссамнар Зөфәр Гыймаев һәм Рифкат Вахитов белән очрашулар уздырылды.

Быелгы чарада тамашачылар шагыйрәләр Клара Булатова, Розалина Шаһиева, Флера Гыйззәтуллина, язучылар Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, музыка белгечләре Фәридә Сәлитова, Земфира Сәйдәшева, композитор Илдус Якупов, рәссам Софья Кузьминых, җырчы, Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән очрашачак. Кандидатлар үзләренең иҗаты белән таныштырачак, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.


 

Комментарий язарга


*