Балалык вакыты ятимлек, яшьлек еллары — үксезлек, бөтен гомере бишектән ләхетенә кадәр бәхетсезлек юлы…
Авырлыкта, яртысыннан күбесе черек үпкә авыруында үткән. Без җитешмәгән кебек менә шул күңел тартышуының ачы хакыйкать каршысындабыз. Гаяз Исхакый «Мөгаллимә»сендәге Фатыйманың сүзләре белән әйтсәк: «Хәтерегезгә китерегез! Яшьтән дөнья куйган Габдулла Тукай1 теләсә нинди бер татар кызыннан татлы бер сүз, елмаю, бер йөз күрмәгән шул татар шагыйренең хәлен, трагедиясен төшенәсең!»
Нечкә күңелле шагыйрь өчен моннан да ачы бер хәл булырмы икән? Дөнья әдәбияты тарихы гомерләрен фәкыйрьлек, ачлык, сагыш белән кичергән күп шагыйрьләрне белә. Әмма күргән һәр хатыннан качкан «яшерен газап», «яшерен ялкын» фаҗигасен чигү кемнең башына килде? Байрон, Лермонтов, Пушкинныкына, кемнекенә? Аның (Тукайның. — X.Габдүш искәрмәсе. — З.М.) безгә үз каләменнән калдырган «Хәтеремдә калганнар»ында2 һәрбер сүзе менә ул үксезлек чишмәсеннән тамган күз яшедер. Шагыйрьнең лирик шигырьләренең таҗы булган "Җимерелгән өмет"ендәге3 җылы шигырь юллары әнисенә багышланган:
Һәр* күңелдән кайнар, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы вә татлысы.
(«Өзелгән өмид»)
Тарихчыларыбыздан Г.Батталның (Таймас) «Казан төркләре» исемле кыйммәтле әсәреннән шагыйребез хакында Аурупа матбугатында чыккан бер мәкаләдән алынган сүзләре белән әйтсәк, «Тукайның язмышы үз халкының язмышы белән бер иде».
Тирәннән килгән «авыру» бер аваз, милли татар авазы «күп тарихлардан аккан» Иделнең агымына кушылып агып, Урал тавы итәкләренә бәйләнеп, ниһаять, Себер һәм казак далаларына барып тарала башлады.
«Ишетте, хәйран булып тыңлап торды» бу моңсу тавышны бөек Кушлавыч ятиме.
Тирәндә торды-торды да үзенең сынык, ятим һәм «анасының соң тапкыр үзен үпкәннән бирле мәхәббәт сакчысының һәр ишектән куганы» хәлдә бар күңеленнән килгән моңсу аваз ялкынландырырлык көч белән безнең өч йөз ел буена ничек изелгәнлегебезне сөйләп бирде.
Олы һәм кечеләребез, яшүсмер һәм яшьләребез — һәммәсенең дә аңлаячагы шәкелдә садә, фәкать оста бер телдә аңлатып бирде.
Халык җырчысы — мәкальләр һәм табышмаклар кебек бер ишетелү белән хәтердән чыкмаган сүзләр һәм шигырьләр бөтен гүзәллеге, байлыгы белән хәтердә калырлар.
Тукайның шигырьләрендә беренче тапкыр «ана телебезнең» матур музыкасы колакларыбызны назлап сыйпады. Кыеклатып әйтсә дә, ул өйдән өйгә әледән-әле сәяхәт итеп йөрүче ятим бер авыл баласы, ялгыз «кечкенә бер Апуш» буларак калмады. Татар халкының онытылмас җәдитчесе (яңалык тарафдары. — Х.Габдүш искәрмәсе. — З.М.) Габдулла Мөхәммәдгариф улы «бөек Тукай» булды.
1 Хәтерегезгә китерегез! Яшьтән дөнья куйган Габдулла Тукай… — Г.Исхакыйның «Мөгаллимә» әсәрендә җөмлә түбәндәгечә бирелә: «Кичә генә үлгән Габдулла Тукаевны, гомерендә бер мәртәбә татар кызыннан сөйкемле сүз, сөйкемле бер хәрәкәт күрмәгән шул татар шагыйренең хәлен, трагедиясен уйнагыз!»
2 …үз каләменнән калдырган «Хәтеремдә калганнар»ында… — бу китап татар укучысына «Исемдә калганнар» исеме белән билгеле.
3 …лирик шигырьләрнең таҗы булган «Җимерелгән өмет»ендәге… — Тукайның бу исемдәге шигыре билгеле түгел. Шигырьдән китерелгән өзектән күренгәнчә, сүз шагыйрьнең «Өзелгән өмид»е турында бара.
(Хөсәен Габдүш. Нидән мин кечкенә «Апуш»тан бөек «Тукай» булдым? (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Казан» журналының 1973 ел, 10 нчы санында Хөсәен Габдүш имзасы белән басылган. Текст төзүче тарафыннан төрекчәдән иҗади тәрҗемә ителде. Мәкалә журналдан алынган).