ТАТ РУС ENG

Мәдинә Салиәхмәт Тукайның мәгънәвияте әтрафына

Габдулла Тукайның 30 еллык истәлегенә багышлап

Мәңгелеккә юнәлгән еллар кайгылы шагыйребез Г.Ту­кайны бездән ераклаштыру хәрәкәтенең дәвамында икән. Калдырган бөек мирасының мәгънәвияте, парлак йолдыз кеби, милли күгебезнең йөзендә елдан-ел нурлана баруын күрмәктәбез.
Тукайның хәяттагы заманның балалык, бәлки, яшьлек күзе белән күргән бүген яшьле кыйсемебез өчен «тахаттыр ка­натымда очарлык бер заман кисәге аркада ятмактадыр вә бу кисәктә милли хәятыбызның бөек үзгәрешләрен, тарихи үзгәрешләрен эченә алгандыр. Бу инкишаф дәверебезнең башы бөек ислахчыбыз Ш.Мәрҗанинең беренчеләп гареб мәдәниятенә йөз чөерүе белән башланган булса, Тукай дәве­рендә, заманның таләбе буенча, бу ике бөек мәдәниятнең, ягъни мөселман Шәрык вә Европа-гареб мәдәниятләренең кара-каршы килеп чарышкан заманнары булды. Аркасында мең­нәрчә ел тарихы булган вә ничә-ничә мәдәниятләрне тудыр­ган һәм шул заманга кадәр Шәркый мәдәнияте исеме белән мәгъруф бөек мәдәниятне коручыларының бере булган вә шул мәдәниятләрнең бөтен мөсбәт вә мәнфи куәтләрен үзендә татыган төрек халыкларының бер кыйсеме без Идел-Урал төркләре өчен бу җиңеллек белән уздырыла торган бер инсийәт түгел иде.
Мәгълүм ки, мәдәниятләре сай булган халыклар бу адым­ны күп җиңел атлыйлар. Үзенең иске тормышын бер якка селкетеп ташлап җибәрә дә соңга башы-аягы белән икенче­ләре төзегән мәдәнияткә кереп тә китәләр.
Югарыда әйтелгәнчә, безнең кебек мәдәнияткә салмак ка­раган бер милләт өчен бу бөтенләй икенче тарызда узды­рыла торган үзгәрешләрдер. Чөнки башкалар узган мәдә­нияткә хәзер үк килергә безнең халык үзенең узганын оны­тып керә дә алмый, сыеша да алмый. Ул фәкать заманнары яшәгән җирдә зиһниятләрне халкыбызның үсүенә, инкишафына киртә салган тормышыбызның мәнфи тарафларны ыр­гытып, шуларның җиренә, халкыбызның яратылышына уйгын вә тарихи, табигый юлыннан саптырмый, алга сәвекъ итә торган мөсбәт тарафларын аралап, барлап, алар да мөгасырлаша гынадыр. Әлбәттә, бу ифрат мәсьүлиятле бер за­мандыр.
Халкын алга сәвекъ итүне үзенә вазифа итеп алган, хал­кын чиксез сөю белән сөйгән инсаннар гына үзләренең зәкяләре, тирән тойгылары вә урыны белән сәвекъ табигый ку­әтләре белән бу тәһликәләрдән коткара алалар.
Хәмед булсын, инкишаф дәверебез мондый сыйфатлы затлардан мәхрүм булмады, вә бүген үзебезнең кемлегебезне шөгур белән аңлыйбыз икән, милли мәфкүрәбез булсын, мөһаҗәрәт күләмендә генә гәүдәләнде икән, без шул заман­нарга чиксез бурычлыбыз. Чөнки алар гасырларның, мең елларның чытырманлыгы аша фәкать үз күкрәкләре белән юл ачып, вакыты белән, ихтимал, абынып, сөртенеп, зур зәх­мәтләр чигеп булса да, ләкин халкын адаштырмыйча, тугры хакыйкый милли юлга чыгарып җибәрүчеләр.
Барысыннан да бигрәк инкишаф дәверендә җанлылык күрсәткән сахәдә әдәбият сахәсе булды. Шул сәбәпле анда кыйммәт бирелә, тәкъдир ителә торган әһелләре дә байтак­тыр. Бу шәхесләрнең иң бөекләре сайгылы әдибебез Гаяз әфәнде Исхакый белән бу ел үлүенә 30 ел тулган шагыйре­без Г.Тукайдыр. 

* * *

Халкыбызның бөек иманы, пакь вөҗданы вә әхлагын үзен­дә таныткан шагыйребез Тукайның шәхесен калдырган әсәр­ләре аша күрергә […] (Бу сүз микрофильмда укылмый) тырышканда, бөек төрк мөтәфәккире Зыя Күк Алыпның* үлеменнән соң аны характерыбыз иткән мәрхүм Ага углы Әхмәдиең мәкаләсе ("Төрк йурду" мәҗмүгасы, җилд 1, сан 2)** кылт итеп хә­тергә төшә.
Бу мәкаләдә ошбуларны укыйбыз: «Зыяи рухы вә димагый хосусиятләре илә мөкәммәл бер төрк әнмүзәҗе иде. Төрк тарихында бер «атсыз» тип бардыр. Бу тип төрк ха­лык массаларында «кәл углан» намыны ташыган бер ка­һармандыр. Бу каһарманны төрк халкы чук сөядер, бөтен мохит вә милләтне аның әтрафына туплар. Чөнки төрк бө­тен мәгънәви хосусиятләр үзләрендә туплыйдыр. Ул вәзгыйлар мәүҗүддер, мәүгудледер. Ул агыр дөшенер, агыр сөйләр, агыр хәрәкәт итәләр. Ул нөмаишыннан чигенийүр күрсәтереш, сәвелмәз. Ул мәтин хезмәткәрдер. Үзе бер, сүзе бердер. Башкаларны […](Бу сүз микрофильмда укылмый) чигенийүр. Хәятыны вә талгыны кәнди кабилиятләренә мәдъюн булмактан хуш­ланыр канәгатькәр вә фидакарьдер», — ди.
Әгәр карый торган күзләр белән түгел, күрә торган күз­ләр белән Тукай шәхесенә багылса вә гади укучы гына бу­лып калмый, төшенеп укучы буларак аның әсәрләре укылса, шагыйрьнең шәхесендә югарыда Зыя Күк Алыпка каратып әйтелгән сыйфатларның шиксез күбесен, ихтимал, барысын да тоячакбыз. Чөнки Тукайны сөйдергән нәрсә аның татарча матур аһәңле ишетелгән шигырьләре генә булмыйча, шигырьләренә өртелгән, шулар аша күренгән зур җаныдыр да. Ихтимал, «агыр дөшенер, агыр сөйләр вә агыр хәрәкәт итәр» дигән сүзләр шат табигатьле һөҗү вә шака сөйгән җанлы Тукайга бик үк тугры килми кебек тоелса да, заман­дашлары, яшьтәшләре башкалардан алган яңалыклары бе­лән җилкенеп йөргән заманда Тукайның тотрыклыгы киртә сикерми, ифратка бизәлмәве вә бигрәк тә дошманнарның һөҗүменә нисбәтән шулкадәр оста, үткен, үтергеч бер каләм иясе булып та аларга берничә генә шигырь белән җавап би­рүе аның суык канлылыгы вә «авыр сөйләүче» булуына дәлилдер.

* * *

Үзләренең истигъдадлары белән гаммәдән өстен тор­ган шәхесләр әтрафында ике бер-берсенә зыйдд фикерләр, төшенчәләр булуы ихтираслары уйнавы мәгълүмдер. Шу­лар белән мөхибләр, дошманнар җәбһәсе төзеләдер. Ту­кай исеме әтрафында гайне күренештер. Тукайның мөхибләрен тикшермичә аны кимсеткән, борчыган бөһтан гайбәт­ләре белән рәнҗеткән дошманнарын кем дип атыйк?
Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренә фетнә вә кома­чаулар япкан мөтәгассыйб руханилармы алар яки бөек Каюм Насыйрины аңламый, аны көлкегә алган, фәкать соң­гы яшь шагыйрь Тукайның үткен каләме белән «Яңа Кисекбаш»та тасвир ителеп, үзе көлкегә калган мөтәгассыйб иске фикерле халкыбызмы? Юк, болар түгел. Тукайны зәһәрләгән кыйсемдә чит культурын танып, шуның белән үзе зәһәр­ләнгән азасындадыр.
Тукайга дошманнар япкан Галимҗан Ибраһимовлар***, Фа­тыйх Сәйфиләр**** шул чит авыруга мөбталя булган шәхес­ләр түгелме иде? Рус революцион фикерләре белән җилке­неп йөреп, шу ларны русчалап халкыбыз арасына кертергә йөргән болар булса, ул заманда әдәбиятта бик модада булган «җенси мәсьәлә» хакында язучы Куприн*****, Ацыбашевларның****** әсәрләрен укып, шуларча «җенси мәсьәлә»не әдәбиятыбызга кертергә йөрүче дәхи Галимҗан Ибраһимлардыр.
Алар ук Тукайдан соң килгән большевик дәүләтчелеге заманында большевиклар артыннан ияреп «җенси» әдәбият урынына «сыйнфый» әдәбият тудырырга йөрүчеләр иде.
Заман, күп узмаса да, үзенең хөкемен Тукайга да, Тукай­ның мохалифләренә дә куйды. Тукайны нинди хаким көч­ләр вә нинди мәгънәви мәнбәгъләр бәсләп милләтенә бир­гән вәгъдәсен үтәргә тырышканы күренгән кебек, Тукай мохалифләренең дә нинди көчләргә табынып, таянып йөрүлә­ре аркасында юкка чыгулары да мәгълүмдер.
Сүз уңае белән Тукайга нисбәтән булган дошманлыкның ни дәрәҗәдә булуын күрсәткән бер вакыйганы язып үтәргә телим.
1916 елда Уфа әтрафындагы җәйлек өйләрдә тәгътыйль вакытны уздырганда, Казаннан Уфага килеп урнашкан Фа­тыйх Сәйфи дә шул ук җирдә истирахәттә иде. Аның бе­лән бергә моңлы тавыш белән милли көйләребезне оста итеп җырлаган, Галимҗан Ибраһим, Сәгыйть Сүнчәләйләрнең******* мөштәрәк дуслары «А» ханым да бергә иде.
Торышы да кан алган күзләр белән дә хәзер дуларга торган атка охшаган Сәйфинең сөйләвен аңлау шактый чи­тен иде. Чөнки авызыннан әллә нинди бер лыбырдау нок­тасы чыгара иде.
Бер айлы кичне Кара Иделгә караган биек тау башына җыелган яшьләр янында Сәйфиләр дә булып, «А» ханым­ның матур җырлары тыңланды. Арада яшь җилкен ара­сында бик үк килешеп бетмәгән «Актүш бикәй кыз» да җыр­ланды. Ахырда китәр якка «А» ханым Тукайның «Әй мө­катдәс моңлы сазым»ны сузып җибәрде. Шул арада, гакыл­дан язган кеше кебек, Сәйфи: «Җырлама шул кабахәтнең сүзләрен», — дип яман аваз белән бакырды. Соңгарак кеше аңлый алмаган бертуктаусыз лыбырдау китте…
Тукайга үлгәннән соң да дошманлыклары кимемәгән мохалиф җәбһәсенең бер мөмәссиле булган Сәйфинең Тукай­ны сөйгән яшьләр каршындагы кабахәт итмәкен мөмкин…

Эшләре шул: болгасыннар әйдә зәмзәм чишмәсен!
«…гә» («Ядкяр»)

 

 Мәгънәвият — уй-фикер дөньясы.
Парлак йолдыз — якты йолдыз.
Тахаттыр — хәтер.
Чарышкан — бәрелешкән.
Мәгъруф — танылган.
Мөсбәт вә мәнфи — уңай вә тискәре.
Инсийәт — гадәт.
Тарыз — ысул, үрнәк.
Зиһният — фикер, идея.
Уйгын — туры килгән, лаек булган.
Саптырмый — кире чигенми, борылмый.
Сәвекъ итә торган — юнәлтә торган.
Мвгасыйрлаша гынадыр — заманлата гынадыр.
Ифрат мәсьүлиятле — чиксез җаваплы.
Зәкя — сизгерлек, зирәклек.
Тәһликә — һәлакәт.
Хәмед булсын — мактау булсын.
Шөгур белән — акыл белән.
Мәфкүрәбез — идеябез, идеалыбыз.
Сахә — урын, мәйдан.
Сайгылы — хөрмәтле.
Мөтәфәккир — фикер иясе.
Зияи рухы — рухының яктысы.
Димагый хосусиятләре — ми үзенчәлекләре.
Әнмүзәҗ — тип.
Кәл углан — тапкырбаш углан.
Вәзгыйлар мәүҗүддер, мәугудледер — шартлар тормышчандыр,
вәгъдә ителгәндер.
Нөмаиш — тантана.
Сәвелмәз — сөелмәс, яратылмас.
Мәтин — көчле, ныклы.
Кәнди кабилиятләренә мәдъюн булмактан — үз сәләтлелекләренә
бурычлы булмактан.
Һөҗү вә шака — сатира һәм юмор.
Ифрат — артык, гадәттән тыш.
Истигьдад — сәләтлелек.
Гаммә — гади халык.
Зыйдд — каршы, тискәре.
Ихтирас — комсызлык.
Мөхио — яратучы, сөюче.
Җәбһә — як.
Гайне — шул ук.
Бөһтан — яла ягу, яла.
Мөтәгассыйб — фанатик.
Әзасында — изүендә, газабында.
Мөбталя булган — дучар булган.
Мохалиф — оппонент, каршы килүче.
Мәгънәви мәнбәгъләр бәсләп — мәгънәви чыганаклар туендырып.
Тәгътыйль — каникул, ял вакыты.
Истирахәт — ял итү.
Мөштәрәк — уртак.
Мөмәссил — вәкил.

*Зыя Күк Алып — Зыя Гүкалып (1876—1924), төрек халкының күренекле
шагыйре һәм фикер иясе, публицист, төрекчелек идеясен алга сөргән.

**Ага оглы Әхмәт — Әхмәт Агаоглы (1869—1939), төрек халкының
күренекле фикер иясе, публицист, чыгышы белән Азәрбайҗаннан. Аның «Төрек
йурду» журналында 1924— 1926 елларда «Өч мәдәният» исемле хезмәте дөнья
күрә.

***Галимҗан Ибраһимов (1887 — 1938) — күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм галим.

****Фатыйх Сәйфи — Сәйфи-Казанлы Фатыйх (Сәйфуллин Мөхәммәтфатыйх Камалетдин улы) (1888—1937), язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Ф.Сәйфи исән вакытта Тукай иҗатына уңай мөнәсәбәттә була. Инкыйлабтан соң аның әсәрләр җыентыгын төзеп бастыруга да зур өлеш кертә. Бу очракта Тукай иҗатына карата кинәт үзгәрүе аңлашылмый.

*****Язучы Куприн — Куприн Александр Иванович (1870—1938), рус язучысы. Инкыйлабтан соң 17 ел чит илдә яши. 1937 елда авыру хәлендә Россиягә кайта.

******Ацыбашевларның — Ацыбашев Михаил Петрович (1878 — 1927), рус; язучысы. Октябрь инкыйлабыннан соң чит илгә китә. 1908—1912 елларда күп кенә әсәрләре эротик планда язылуына ишарә.

*******Сәгыйть Сүнчәләй (1888—1937), шагыйрь, тәрҗемәче, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

 

(Мәдинә Салиәхмәт. Тукайның мөгънәвияте әтрафына. Мәдинә Салиәхмәт (1897 — 1964), укытучы, журналист, җәмәгать
эшлеклесе. Ерак Шәрык милли хәрәкәтендә актив катнаша. 1932 елда
Шанхайга күчә. Гомеренең соңгы көннәрен Төркиядә уздыра.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1943 ел, 18 нче (345), 19 нчы (346) (1 май һом 10 май) саннарында Мәдинә Салиәхмәт имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*