ТАТ РУС ENG

Хөсәен Габдүш Бөек Кушлавыч ятиме

Шагыйрьгә 50 яшь тулу уңае берлә

 

Язганың булса бәкалы , ул бәкага тарта ала,
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
Г. Тукай

 

Аның исеменнән үк халкыбызның үзлегеннән аерып алын­мас бер нота яңгырый: Тукай! Ата-анасы кушкан исеме — халкыбыз арасында иң күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем — Габдулла.
Тукай — бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны «Кечкенә Апуш»лыгыннан чыгарып, «зуп-зур» төрк-татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә, милли бер исем. Тукаев түгел! Бу исемнең күңелгә якынлыгы да аның шул «Тукай» дип әйтелүендә. «Тукаев» дидеңме, аның бөтен музыкасы югалып, аннан паспорт исе килә башлый.
Тукай — бу исем халкыбыз арасында, яшькә-картка ка­рамыйча, иң күп таралган исем. Җамал Вәлиди әйтмешли, төрк-татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем.
Шагыйребезнең исеме халкыбыз арасында шул дәрәҗә­дә киң таралган ки, кайбер вакыт әдәбияттан бөтенләй хә­бәрсез, надан кешеләрнең авызыннан да аның берәр шигы­рен ишетергә туры килә. Тупасрак булса да, кечкенә генә бер мисал: берничә таныш, җыелып, әңгәмә корып утыра­быз. Уен-көлке арасында бурыч түләмәү турында сүз чык­ты да, арабызда, әле генә әйткәнчә, шигырь вә әдәбиятка бө­тенләй чит булган бер абзый: «Түләмәсәң… түләмәсәң… бит Тукайныкы… ничек әле?..» — дип сүзгә катнашмакчы булды. Без ярдәмгә килдек:
Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр,*
Яман сүзләр белән дә сипкәлиләр.
«Менә, менә үзе!» — дип куйды Тукайны сөюче. Әгәр дә ул Тукайны белмәсә, бу урында сүзгә «әдәбирәк» рәвештә катнашу өчен, берәр халык мәкале әйтеп җибәрер яисә Ху­җа Насретдин ләтыйфәләреннән берәрсен сөйләп куяр иде. Хуҗа Насретдин димәктән, сүз җае килгәндә әйтеп узыйк: халкыбызның бөтен катлаулары арасында исеме күп тара-
луда Тукайның бердәнбер көндәше Хуҗа Насретдин булса кирәк.
Җамал Вәлиди үзенең «Тукай шигырьләре хакында мөляхәзәләре»ндә яза: «Тукай мәгънәне, фикерне бик ачык әйтә. Ул сүз астына төрелми, сәнгать артына яшеренми, ачык вә тәкәллефсез сөйли. Аның сәнгать пәрдәсе шулкадәр юка вә шәффафтыр ки, аның аркылы иң гади күзләр дә (ассызык минеке. — Х.Г.) үтә». Шунлыктан Тукай — халыкны­кы.
Габдулла бәк Батталның кыйммәтле әсәре «Казан төркләре»ндә** Тукай хакында шул сүзләрне укыйбыз: «Безем илдәшемез Хәмид Зөбәер бәк*** бу шагыйрьгә мөнәсәбәтле француз телендә бер маҗар (венгр) мәҗмугасында яздыгы мәкаләдә шагыйрьнең авыр язмышын, аның фәлякәтен дә халыкның язмышына охшата». (Төрекчедән татар теленә тәрҗемәне әдәбият галиме Х.Миңнегулов эшләде. (Редакция искәрмәсе)).
Тукайның яратышы шулчаклы киң вә төргә бай ки, нин­ди генә милли мәүзугъта берәр мәкалә яисә әсәр язма, шу­ның башына Тукай «Мәҗмугаи асаре»ннән**** һәрвакыт үзең­нең төп фикереңне җыйнап тора торган берәр шигырен язып куярга мөмкин.
Югарыда китергән кечкенә генә мисалыбыз Тукайның көн­лек тормышыбызның иң гади (прозаик. — Х.Г.) хадисәлә­рендә «тел очында гына» торган нәрсәңне әйтеп бирергә ярдәм итүен күрсәтә.
Тукай үзе дә шагыйрь Сәгыйть Рәмигә язган бер мәктү­бендә***** шулай ди: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин дипломат, сәяси, җәмәгать хадиме бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә». (Вәли­ди Җ. «…мөляхәзәләр». Ассызык минеке. — Х.Г.)
Без хәзер, Тукайга 50 яшь тулу уңае берлә, кулыбызга аның шигырьләрен алабыз, алар хакында язылган мәкалә вә шагыйребезгә багышланган хатирәләрне укыйбыз. Болар арасында иң мөһиме булып бүгенгәчә, мөһаҗәрәттә бигрәк тә, мәрхүм Җамал Вәлидинең шагыйребезнең үлүеннән соң нә­шер ителгән «Мәҗмугаи асаре» берлә бергә басылып чык­кан Тукайның шигырьләре хакында «…мөляхәзәләр» сана­лып килә. Әдәбият тарихыбыз өчен аерылып торган бу 50 еллык юбилей уңае берлә башыбызга килгән кайбер фикерләрне «Яңа милли юл» укучылары арасында уртаклашыр өчен кулыбызга каләм алганда, әнә шул «…мөляхәзәләр» берлә файдаландык. Бу «…мөляхәзәләр», сүз уңае берлә әйткәндә, шагыйрьнең вафатыннан соң язылган беренче җит­ди язмалар булгангамы, ничектер «Тукай китабы»ның тар­тып алынмастай бер өлеше булып киткәндер.
Тукай халкыбызның күңеле берлә шул дәрәҗәдә берлә­шеп беткән ки, халкыбыз хакында фикер әйткәндә, Тукайны искә алганда, милләтебез тугрыңда сүз сөйләми мөмкин тү­гел. Алар бер-берләреннән һич аерылмыйлар.
Җамал Вәлиди, ачы бер хакыйкать турында сүз ачып, шул сүзләрне яза: «Безнең татар халкының бер хасияте һәм хосусияте рухиясе күз алдына килә. Чөнки бу ноктада без Тукайны артык татар итеп күрәбез. Шөйлә ки, татар халкында түземлек, ихаталы күреп, ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк. Шуның өчен аның күп куәтләре җилгә китә, аның эшендә дәвам вә сәбат булмый. Моңа иң кечкенә эшләребездән алып иң зур тарихи әхвалебез шаһит. Татар куәи мохаййәләсе дә моннан мөстәсна түгел. Ул һичбер башы-ахы­ры могаййан, бөтен, тулы әтрафлы бер хыял тудыра алма­ды. Аның асаре-шигъриясендә хыялый бөтенлек, киңлек тү­гел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәбез. Хәтта бу тарлык, бу чуарлык шул дәрәҗәдә ки, ул бөтен ике мисраглык бер җыр җырлый алмый, һич мөнәсәбәтсез вә туп-тугры Ак Идел буйларыннан үзенең җанкәсенә күчә, тәрәзә капкачыннан туган иленә килеп төшә. Иштә безгә Тукайда да иң ачык күренә торган нокталарның берсе ошбудыр. Аның әсәрләре бик аз бер кыйсеменә истисна иткәндә, кыска нок­талардан гыйбарәт. Аларны рәттән укып барсаң, үзеңне, әле­ге татар җырларыны тыңлагандагы кебек, мең төрле хиснең алмашынуы каршысында күрәсең». (Вәлиди Җ. «…мөля­хәзәләр».)
Тукай көннәренә багышланып язылган мәкалә вә хати­рәләрдә шагыйребезгә мактау сүзләре генә язып утыру бер­лә канәгатьләнү җитми, бу уңай берлә гомумән милли тарих, әдәбият, тормыш вә мәгънәви ихтыяҗларыбыз хакында ту­ган фикерләрне матбугат битләренә чыгара баруыбыз ки­рәк.

 

Бәка — мәңгелек.
Ләтыйфә — мәзәк.
Мөляхәзә — фикер йөртү, уйлану.
Шәффаф — үтә күренмәле.
Фәлякәт — бәхетсезлек.
Яратышы. — иҗаты.
Хадисәләр — вакыйга-хәлләр.
Истисна — чыгарма.

* Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр… — бу шигырь юлла­ры «Осулы кадимче» исемле әсәреннән алынган.

**Габдулла бәк Батталның кыйммәтле әсәре «Казан төркләре"ндә… — Батталов Абделбари Абдулла улы (1883 -1969), та­рихчы, публицист. 1921 елдан чит илдә яши. «Казан төркләре» хезмәтенең беренче басмасы 1925 елда Истанбулда һәм тулылан­дырылган икенче басмасы 1966 елда Әнкарада дөнья күрә.

***Хәмид Зөбәер — Хәмит Зөбәер Кошай (1897—1978), про­фессор. 1924 — 1925 елларда Берлин университетында этнография һәм музей эше буенча белемен камилләштерә. Төркия, Германия, Венгрия, Финляндиянең күп кенә фәнни институтлары, җәмгыять­ләренең әгъзасы, ЮНЕСКОның ачык һавадагы музейлар комите­ты рәисе.

**** «Мәҗмугаи асаре"ннән — Тукайның үзе тарафыннан төзе­леп һәм Җамал Вәлиди кереш мәкаләсе белән Казанда «Мәга­риф» типографиясендә 1914 елда басылган җыентыгы турында ба­ра. Бу тупланма шулай ук «Мәҗмугаи асарь» исеме белән 1933 елда Токиода да дөнья күрә.

***** …шагыйрь Сәгыйть Рәмигә язган бер мәктүбендә… — мон­да Тукайның 1911 ел, 4 март датасы белән Казаннан Әстерханга С.Рәмиевкә җибәргән хатындагы сүзләре истә тотыла.


Халкыбызның «иң кечкенә эшләребездән алып иң зур тарихи әхвалебез»нең шәһадәте берлә аерылып торучы ким­челекле хосусиятләрен тикшерер вә җентекләргә безнең, бая әйткәнебезчә, мөһим бер әдәби юбилее уңае берлә, тик бер гади Тукайны сөюче буларак кына «тибрәтү» өчен алган каләмебезнең көче җитәрлек түгел. Көчле вә тәҗрибәле каләм ияләребезнең бу гаять дәрәҗәдә кызыклы мәсьәлә ха­кында игътибарлы фикерләре матбугатыбызга чыга барса­лар, яшь буыныбыз өчен бик файдалы булыр иде. «Иң кеч­кенә эшләребез» дөньясында Җамал Вәлидинең фикерен ку­әтләү өчен, үкенечкә каршы, бик күп табыла торган башла­нып бетмәгән эшләребезнең уңыш берлә нәтиҗәләнмәүләренә нинди сәбәпләр бар? «Иң зур тарихи әхвалебез» галә­мендә кайсы вакыйгалар безнең шул күңелсез хосусиятлә­ребезгә шаһит? Чыңгыз «Яса»* (монголларның феодал-хокук кануннары мәҗмугасы) сыннан* калма «Башла­нып та бетмәгән эш — җансыз эш» дигән шигарь безнең өчен буш сүзләр генә булып калдылармыни? Җырлары­быздагы хосусиятне, «тәрәзә капкачыннан туган илгә күчү­ләрне» җырларыбызның аерым матурлыгыннан санаучыларыбыз да бар. Бу шулаймы?
Болар барысы да үзләренә җаваплар көтеп торучы сө­альләр. Көчле бер милләтчелек агымында йөзмәктәбез; бик күп яшь йөрәкләребез, милли кыйблабызга борылып, үтмешебездән илһам көтеп торалар; алар тарих вә әдәбият сәхифәләребездән олуг каһарман вә үз кешеләребезнең исемнә­рен эзлиләр; милли вә милли ифтихар тойгысы аларда көннән-көн үсә бара. Шундый вакытта мондый «…мөляхәзәләр» яшьләребезгә, табигый, файдалы яктан тәэсир итми­ләр.
Тукайның үзендә дә әнә шул «хисси чуарлык» җимеш­ләре булса кирәк.

Татар бөхте өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
(«Үз-үземә»)

Бу шигырь берлә бергә:
Ни диерсең, сүз татар тугрында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы».
(«Хасият»)

Татар халкы, син үләргә мәхкүм инде,
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм6 инде;
Тиберченмә, терелмисең, юл өстендә
Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.
(«Милләтчеләр»)

Җыгылдык без, икөч чакрым да китми, —
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас.
(«Яшьләр»)

Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат,
Тырактир ач татарга, — сат та тор һәртөрле мәшрубат , —
(«Бер гәзитә идарәсе хәленнән»)

кеби күңел суындыргач шигырьләр дә бар.
Кимчелекләребезне санау гына түгел, аларның төп сәбәп­ләрен вә аларны төзәтү юлларын күрсәтеп, аңлатып бирү — укымышлы сыйныфыбыз өстенә килеп төшкән милли вази­фаларның берсе.
Димәк, Җамал Вәлиди әйткәнчә, Тукай әнә шул тәнкыйть­чебез санаган кимчелекле хосусиятләребездә үзе дә «артык татар», чын татар булып күренә.

Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — мыр-мыр итеп мәче чыга.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)

«Вакыйган, Тукайның шигырьләренә карасак, монда был­быллык берлә мәчелек бер-берсен нәүбәтләшеп кенә тора. Аның койрыгы былбыл, башы мәче булган шигырьләре дә юк түгел». (Вәлиди Җ. Шунда ук.)
Шулай итеп, без Тукайның яратышы һәм халкыбызның рухи хосусияте арасында бик күп тиңдәш нокталар таба­быз. Җамал Вәлиди дөрес әйтә: «Тукай шигырьләрен укы­ганда, чынлап та, татар җырларын тыңлагандагы кеби, бер тойгы сизелә». Тукайның бу хосусиятен җанландырып күр­сәтү өчен, мисал итеп, аның «Саташкан» шигырен алырга мөмкин. Шуның берлә бергә күңелгә бер сөаль килә: Ту­кайның иҗадияте аның «артык татар» булганлыгыннан гы­на шундый бер «хисси чуарлык» эченә төрелгәнме? Аның түбәндәге шигырьләре шагыйрьнең шәхси хәятында, эчке дөньясында мәҗбүри рәвештә шундый бер «тарлыкта» бу­луын күрсәтмиләрме?

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм.
(«Хәстә хәле»)

Йә, минем кайда хикәям? Ник аны читкә борам?
Юк, зарарсыз: мин шулай язган чагында йөткерәм.
(«Күк сыер»)

Бу «йөткерү »ләрнең аның яратышына башка яклардан да тәэсирләре юк түгелме?
Тукайны сөеп укучылар: «Тукай китабын кулга алган саен, анда бер яңа нәрсә табасың», — диләр. Гаҗәп түгел. Чөнки, югарыда әйтелгәнчә, Тукай — «күзе күпне күреп, ко­лагы күпне ишетеп» язган шагыйрь… «Сәнгать — сәнгать өчен» дип кенә җырлаган бер шагыйрь түгел. Безнең мил­ли аңыбыз, милли хисебез үсә барып, мәгънәви тормышы­бызның офыклары киңәя вә тәҗрибәбез арта барган саен, Тукай шигырьләре күбрәк аңлана барачак.
Олуг кешеләрнең кыйммәте, карагыз, ни дәрәҗәгә җитә! Инглиз Карлейль** шулай ди: «Күрәсез, Шекспир*** безнең өчен кем булып китте?! Ул безнең иң бөек бер мәликебез. Чит халыклар арасында үзебезнең милли шөһрәтебезне таныту мәнфәгате йөзендән без һичбер вакытта да Шекспирдан кайтылачак түгелбез. Әгәр бездән сорасалар иде: «Инглизләр, сез кайсына разый буласыз: үзегезнең һиндстанда биләп тор­ган җирләрегездән ваз кичәргәме яисә үзегезнең Шекспи­рыгыздан ваз кичәргәме?» Бу, әлбәттә, чит бер сөаль булыр иде. Әмма без шулай дип җавап кайтарырга мәҗбүр бул­ганлыгыбызны сизәр идек: «һиндстандагы мөстәмләкәләребез безнең кулда калырлармы, юкмы, — әмма без Шекс­пирсыз бервакытта да булмаячак!»
Тукай төрк-татарның Шекспиры түгел. Без аны кирә­геннән артык күтәрмибез. Ләкин (ул) үзебезнең зур бер кешебез. Аның кадерле исеме үлмәячәк. Ул «…милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар». Чөнки бу халкыбызның иң моңлы баласы, милли хәзинәбез­нең иң ярлы вә мохтаҗ чагында, шуңар үзенең бер ятим күңелендән «ярты җырында йөткерә-йөткерә» бер мәгънә­ви өлеш чыгарып, «иң гади күзләр» өчен дә кыйммәтле бул­ган бер мирас калдырды. Үзенең бик иртә өзелеп киткән ялгыз гомеренең соңгы секундларына чаклы талант көчен аямады.

Кызганыйммы: безнең ярдәм киткән чакта,
Төзәлергә, вәйран булган Кәгъбөмезгө?!
(«Ислахчыларга»)

 

Игътибарлы — абруйлы.
Калма — калган.
Шигарь — өндәмә, лозунг.
Ифтихар — горурлану.
Мәхкүм — хөкем ителгән.
Мәсмүм — агуланган.
Мәшрубат — эчемлек.
Вакыйган — чыннан да
Мәлик — патша. Бу сүзне «милкебез» дип тә укырга мөмкин.
Мөстәмләкә — биләмә.

*Чыңгыз "Яса"сыннан — Чыңгызхан (Темучин, Темуҗин) (1155 еллар — 1227) — Монгол мәмләкәтенә нигез салучы олуг хан (1206), җиһангир. Ул монгол дәүләтенең бердәм ясасын (кодекс, законнар җыелмасы) төзи. Садри Максуди Арас хезмәтеннән кү­ренгәнчә, яса төрки кануннарга нигезләнеп төзелгән.

**Карлейль — Карлейль Томас (1795-1881), күренекле әдип, публицист, тарихчы, философ.

**Шекспир — Шекспир Уильям (1564 — 1616), инглизләрнең күренекле драматургы һәм шагыйре.

(Хөсәен Габдүш. Бөек Кушлавыч ятиме (шагыйрьгә 50 яшь тулу уңае берлә). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 5 нче санында Хөсәен Габдүш имзасы белән басылган. Текстның ахырында «Харбин, 12 апрель, 1936» дип куелган. Бу мәкаләне әдәбият галиме Х.Миңнегулов «Казан утлары» (2002 ел, 1 нче сан) журналында кириллицада нәшер итте. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынган).


Комментарий язарга


*