Тукайның тууына 120 ел
Тукаебызны халык күңелендә кыямәткә чаклы яшәтү юлында алыпбарылган изге көрәшкә өлеш кертү һәр татарзыялысының төп бурычы һәм вазыйфасыдыр. Шушы бөек вазыйфаны үтәү йөзеннән хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәймиев зур бер адым ясады: 2006 елны әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итте.
Без, диаспорада яшәүче татарлар, бу карарны чын күңелдән хуплап каршыладык. Моннан 120 ел элек туганТукаебызны искә алу бәхетенә ирештек. Бу карар безгә шагыйребезне яшь буынга таныту форсатын бирде.
Без, 5 туган, Тукай шигырьләре белән сугарылып үстек. Бигрәк тә кыз туганнарым бергәләп барлык татар мәктәпләрендәтатар теле һәм әдәбиятын мәҗбүри дәрес буларак кертүне тәкъдим иттеләр. Мин бу тәкъдимгәтулысынча кушылам, чөнки Тукаебызны мәңге яшәтү йолалар үткәрү генә җитми. Тукай шигырьләре Коръән сүрәләре кебек күңелгә сеңзргә тиеш, шул очракта гына Тукаебыз кыямәткә кадәр яши алыр.
15 апрель көнне һәр ел саен, хәтерем ялгышмаса, 1920 еллардан бирле йола белән уздырабыз. 15 апрель – олы даһи шагыйребезнеңүлгән көне булу сәбәпле, Тукайны искә алабыз. Мондый чараларның ватаныбызда да уздырылуын чын күңелдән телибез.
Инде 3 айдан бирле Казан телевидениесенең “Яңа гасыр” каналын карыйбыз, ләкин бик нык аяныч, Г.Тукай турында моңа чаклы аз мәгълүмат ишеттек. Чынлыкта, Тукай – безнең өчен Пушкин, Байрон, Шекспир, Гете, Мицкевич, Намик, Кәмаллар дәрәҗәсендәге олы шагыйрь һәм философ. Мисал өчен балалар әдәбиятын гына алыйк: Тукаебызның әдәби энҗеләре – “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кисекбаш” поэмалары, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Тынма, эшлә” шигырьләре, “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Өзелгән өмид” шигырьләре — шедевр. Хөрмәтле артистыбыз, режиссерыбыз Р.Батулла һәм башкалар “Күчтәнәч” тапшыруында Тукай әсәрләрен файдалана алмаслар микән?
(Чыганак: Ватаным Татарстан, 2006 ел, 28 апрель).