ТАТ РУС ENG

Тукай авылындагы яңа мәчеткә 20 ел


Чувашиянең Тукай авылында илле еллап вакыт узганнан соң яңадан азан тавышы яңгырый башлауга, яңа мәчет төзелүгә 20 ел тулды. 26 аперльдә исә алар бөек шагыйрьнең туган көнен мәчеттә билгеләп үтәргә җыеналар. Шагыйрь туган көнне иман йортында Коръән уку ярышы булачак.


Авылның исеме татарча Тукай булса да, русчалаштырып аны Токаево, ә чувашлар Тукай-Мишәр дип йөртәләр. Тукай авылы Чувашстандагы татар авыллары арасында үзенең зурлыгы һәм халык саны буенча өченче урында тора. Биредә 500 гә якын хуҗалыкта 2 меңләп кеше яши.


Авыл халкы дини һәм милли йолаларны җиренә җиткереп саклый дисәк, бер дә арттыру булмас. Алар өчен мәчет гасырлар дәвамында бик зур әһәмияткә ия булып, хәзер дә рухи кыйммәтен югалтмый, мөселманнарны дин юлына чакырып яшәп килә.

tukai.jpg

 

Тарихка күз салсак, дин йорты бу авылда 1780 елларда ук була. Алдан ук әйтик, авыл җирлегенең, тарихының шагыйрьгә катнашы юк. Гарчә ул, бөек шагыйрь исемен йөртсә дә. Әмма, моңа карамастан, барыбер бер үзенчәлеккә, уртаклыкка дип әйтсәк тә була, игътибар итми мөмкин түгел. Апрель ае ул — татар халкы өчен Тукай ае буларак уза, чөнки шушы айда шагыйрь туган һәм якты дөнья белән хушлашкан. Тукай авылы халкы күңелендә исә апрель, дини тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле булып, бик зур урын алып тора. Заманында нәкъ шушы айда рухи мирас буларак бабаларыннан сакланып килгән мәчет юкка чыгарыла, күп еллардан соң кабат ишекләрен ача.


Төгәлрәк әйткәндә, 1941 елның 29 апрелендә мәчет ябыла һәм аның бинасын мәктәпкә бирергә дигән карар чыгарыла. Аннары илле ел дәвамында әлеге бина складка, медпунктка, китапханәгә һәм хәтта мәдәният йортына да әверелә. Шулай да иске мәчет бинасы яңасы барлыкка килгәнче саклана. Моннан тыш мәчетнең ярымаен юкка чыгармауга да ирешәләр. Ярымай 50 нче еллага кадәр чормаларда яшеренеп яткач зиратка куела һәм ул шунда 1990 елның апреленә чаклы тора. Шуны әйтергә кирәк, мәчет юк дип, совет хакимиятеннән куркып тормыйлар, авыл картлары җомга намазларын билгеле бер йортларда укый башлыйлар. 1958 елда зиратлары койма белән тотып алынгач, анда сарай ясала. Җәй көннәрендә картлар җомга намазына менә шунда җыелалар. Көннәр суытуга һәм язга кадәр кеше өйләрендә укулар дәвам итә.


1990 елның 11 апрелендә авыл җыелышында мәчет бинасын клуб итәргә дигән карарга килеп бетәләр. Әмма шул чакта Шакир Әхмәтсафин үз урыныннан торып баса да, зекер әйтә башлый. Әнә шул рәвешле ул авылдашларын мәчет бинасын кабат дин йорты итәр өчен рухландыра. Нәтиҗәдә 50 ел туктап торганнан соң, җыелышның икенче көнендә үк — 12 апрельдә мәчеттән азан тавышы яңгырый. Бу көн авыл тарихына рухи яктан уяну, дин юлына басу көне буларак языла. Мәчет бинасы кабат халыкка кайтарылгач, ярымай да янәдән аның түбәсенә куела.


Яңа мәчетне исә 1901-1903 елларда төзиләр. Иман йорты төзелеше чыгымнарын авыл халкы үзе күтәрә. Биш вакыт намазга 50 ләп, җомга намазларына туксаннан артык кеше йөри. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) эшләп килә. Анда малайлар да, кызлар да, хәтта урта яшьтәгеләр дә белем ала, дип яза авылның шәхси сайты tokaevo-tat.ucoz.ru.


Айзирәк Гәрәева


Комментарий язарга


*