ТАТ РУС ENG

2010 елның Габдулла Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде


26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Быел
шагыйрьнең тууына 124 ел тулды. Инде илле елга якын Тукай туган көнендә
Казанда Шигърият бәйрәмен уздырып киләләр. Гомумән, Тукай дөньяга аваз
салган көнне дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар һәммәсе диярлек
билгеләп үтәргә ашкына, бу көнне һәр тарафта Тукай шигырьләре яңгырый.

 

Казанның опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме узды

 

Быел да 26 апрельдә Казанның опера һәм балет театры бинасы янындагы
Тукай һәйкәле янына гадәттәгечә Казан халкы, башкала кунаклары Шигърият
бәйрәменә җыелды. Иң элек биредә шәһәр мәктәпләрендә оештырылган Тукай
шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалып, тантаналы төстә
җиңүчеләр бүләкләнде. Мактаулы дипломнарны талантлы балаларга Казан
шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов тапшырды.

Шулай да Шигърият бәйрәменең аеруча дулкынландыргыч мизгелләре –
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын
игълан итүдер мөгаен. 2010 елның лауреатлар исемлеге 23 апрельдә
Татарстан Президенты Указы чыкканнан соң билгеле булды. Яңа
лауреатларны Шигърият бәйрәмендә катнашкан киң җәмәгатьчелеккә
республика Хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева
тәкъдим итте. “Тукай туган көне бүген бик иртәдән башланды. Республика
җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов һәм бер төркем татар зыялылары иртән үк
Казанның Татарстан урамындагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды, инде менә
бәйрәм биредә дәвам итә. Шунысы куанычлы, Тукай туган көнен Татарстанда
гына түгел, татар яшәгән һәр илдә, Россиянең төрле төбәкләрендә җылы
каршы алалар, – дип сөйләде Зилә Вәлиева. – Тукай туган көнен уздыруның
үз традицияләре бар. Иң беренчесе – аны Казан каласының нәкъ үзәгендә
оештыру булса, икенчесе – бәйрәмдә халык алдында Татарстан
Президентының Указы белән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең
чираттагы лауреатларын игълан итү. Безнең данлыклы Тукай бүләгенә лаек
булган гаиләдә быел тагын биш шәхес өстәлде. Алар, һичшиксез, үзләренең
зур хезмәтләре белән татар һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш
керттеләр. 2010 елда Габдулла Тукай премиясенә язучы Ркаил Зәйдулла,
язучы Фоат Садриев, баянчы Владимир Федотов, сынчылар Асия Миңнуллина
һәм Илдар Ханов ия булды. Шуны әйтәсем килә, ел саен Татарстанның өчәр
генә түгел, бишәр лауреат билгеләргә мөмкинлеге бар икән, димәк, Тукай
яши, мәдәниятебез, сәнгатебез яши дигән сүз бу”.

 

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Тукай һәйкәленә чәчәкләр куя

 

Зилә Вәлиева чыгыш ясаганда, быелгы лауреатларның һәрберсе Тукай
һәйкәле янына чыкты, бүген алар котлаулар кабул итеп, матур чәчәк
бәйләмнәре белән генә бүләкләнде. Премияләрне исә аларга, традиция
буенча 30 август – Республика көнендә, Татарстан Президенты шәхсән
тапшырачак.

Язучы Фоат Садриев сүз алып иҗатына югары бәя биргәннәре өчен Татарстан
Хөкүмәтенә, “Ватаным Татарстан” газеты редакциясенә, Татарстан Язучылар
берлегенә, якташлары – мөслимлеләргә, татар китабын укучыларга рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Безнең яшәешебездә бөек көч бар, ул – халык
вөҗданы, бу – гаделлек дигән сүз. Тукайның бөтен иҗаты, тормышы халык
вөҗданы белән тулы. Тукай татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге
ул. Минемчә, һәрбер иҗат кешесе шул хакта уйланырга тиеш. Мин дә
кулымда каләм барда милләтемә хезмәт итәчәгемә ышандырам”, – диде Фоат
Садриев.

 

ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева

 

Сынчылар Асия Миңнулина һәм Илдар Ханов та дәрәҗәле премия өчен
рәхмәтләрен ирештерделәр. “Бу премияне мин “КамАЗ”ны төзегән бөтен
кешегә бирер идем”, – диде Илдар Ханов. Билгеле булганча, сынчының күп
кенә монументаль әсәрләре “КамАЗ” заводы төзелгәндә Татарстанның Чаллы
шәһәре халкы өчен иҗат ителгән. Владимир Федотов исә сүз алып,
Татарстанда барлык милләтләр үзара дус–тату яшәүләрен ассызыклады:
“Нинди милләттән булуына карамастан, Татарстанда һәр кеше үзе теләгән
иҗат белән шөгыльләнә ала, биредә башка күп кенә төбәкләргә, илләргә
үрнәк булырлык тынычлык, аңлашып яшәү шартлары хөкем сөрә. Бу хәлләргә
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы зур
булуын да әйтәсем килә. Рус милләтеннән булсам да, республика мәдәнияте
үсешенә керткән өлешне танып, мине шушы дәрәҗәле премия белән
бүләкләүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм”, – диде
баянчы.

 

Г.Тукай премиясенең 2010 елгы лауреатлары

 

Язучы Ркаил Зәйдулла үзенең сүзен шигъри юллар белән әйтте. Аның
чыгышыннан соң Тукай туган көненең “Шигъри сабан туе” өлеше башланды.
Бер–бер артлы Тукай һәйкәле янында Татарстанның танылган әдипләре –
Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Лена
Шагыйрьҗан, Лилия Газизова (һ.б.) үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.

 

Лилия Гаделшина

Шамил Абдюшев фотолары


Комментарий язарга


*