ТАТ РУС ENG

Мәскәүдә Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә үтәчәк


Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Мәскәү шәһәрендәге А.Пушкин музеенда бөек татар шагыйренә багышланган күргәзмә узачак. Ул моңа кадәр Санкт–Петербург шәһәрендәге Бөтенроссия А.Пушкин музеенда оештырылган күргәзмә проектының дәвамы булачак.

Күргәзмә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле Вәкиле тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы, Мәскәүнең Мәдәният департаменты, Татарстан Милли музее һәм Мәскәүнең Төбәк татар милли–мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештырыла.

Күргәзмәнең А.Пушкин музеенда үтүе очраклы түгел. Тукай үзенең кыска гына гомере эчендә рус әдәбияты даһие – Александр Пушкинга тирән хөрмәт белән сугарылган мәхәббәт хисләрен тоеп яши. 1907 елда Уральскидан Казанга әйләнеп кайтканда ул инде үзенең шигырьләре һәм мәкаләләре белән күпләргә билгеле шагыйрь, журналист була, аны татарлар милләтнең мәгърифәт һәм сәнгать маягы итеп таный. Ә Тукайның ул чакта юл кәрҗинендә иң кыйммәтле әйбер – Пушкинның шигырьләр җыентыгы яткан. Тукай Пушкинны бераз тәрҗемә дә иткән. Ул киләчәктә “Евгений Онегин”ның татарчасын язарга хыялланган.

Күргәзмә тантаналы төстә иҗади зыялылар, димломатик миссия башлыклары, Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге катнашында 28 февральдә ачылачак. Бу көнне музей фойесында Мәрҗани фонды тарафыннан Г.Тукай шигырьләренә балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк. “Тукай әлифбасы” дип аталган ул проектны исә Мәрҗани фонды Татарстанның Сынлы сәнгать музее һәм А.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее белән берлектә оештырган иде.

Мәскәүлеләр күргәзмәне 27 мартка кадәр килеп күрә алачак. Шагыйрьнең юбилеена экспозиция Казанга кайтарылачак. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәдә шагыйрьнең Татарстан Милли музее фондларында сакланучы шәхси әйберләре, үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары күрсәтеләчәк. Билгеле булганча, бүгенге көнгәчә Тукайның берничә фотосурәте сакланып калган. Шулай ук сеңлесе Газизәгә беренче гонорарына сатып алган фаянс тартмачыгы, тал чыбыгыннан үрелгән юл кәрҗине, кара бәрхеттән тегелгән түбәтәе, көмеш җиң каптыргычлары – кыйммәтле ядкарьләр. Шагыйрьнең вафатыннан соң йөзеннән күчереп төшерелгән гипс битлек тә шулар рәтендә. Экспозициядә Тукайның “Печән базары”, “Исемдә калганнар” кебек китапларын, Баки Урманче, Харис Якупов, Фәйзрахман Әминов, Зөфәр Гыймаев кебек рәссамнарның сынлы сәнгать әсәрләрен дә күреп булачак.


Комментарий язарга


*