Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт
консерваториясе каршында эшләп килүче «Татарика» татар музыкасы оркестры
Төркиядәге гастрольләрен тәмамлады. Оркестр беренче концертын Маниса
шәһәрендәге Җәлал Байар исемендәге университетның мәдәният мәркәзендә
бирде. Шулай ук Бодрум, Мугла кебек кечкенә калаларда да чыгышлар ясады.
Истанбулда исә концертын оркестр ике урында күрсәтте. Берсе аның —
шәһәр мәркәзеннән бик еракта, Күчүкчәкмәҗә районы мәдәният һәм сәнгать
мәркәзе бинасында, икенчесе Мәрмәрә университеты мәдәният үзәгендә
булды.
ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы тарафыннан оештырылган концерт
З.Яруллинның «Тукай маршы» белән башланып китте. «Татарика» сәнгать
әһелләре башкаруында рус җырлары, «Шекспир сонеты», «Гарәп тангосы»,
Казак вальсы», «Карелия-Фин полкасы», «Левжинский биюе», «Родетский
маршы» кебек музыкалар яңгырады. Төрек җырчысы Өзгә Әюпоглу «Кызыл гөл»,
«Вардар болыны» кебек төрек җырларын башкарды. Ул җырлаганда оркестр
белән Гөлсинә Шаһин дирижерлык итте. «Татарика» татар музыкасы
оркестрының репертуарында аз санлы гына булса да, татар музыкасына да
урын бирелгән. Тамашачылар Гөлнар Ярмиеваның курайда татар моңнарын
яңгыратуын аеруча ошаттылар. Айдар Әхмәтҗанов белән Булат Хисмәтовның
гармуннарда милли көйләребезне уйнаулары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Динә Хисанбаеваның кырым татар көйләрен скрипкада башкаруын яратып
кабул иттеләр. Тулаем алганда, концерт матур узды, сәнгать әһелләренең
осталыкларына, дирижер Ринат Халитовның музыканы нечкә тоемлавына сүз
әйтерлек түгел. Тик… бөек татар шагыйре, публицист Габдулла Тукайның
тууына 125 ел тулу мөнәсәбәте белән 2011 елның төрки дөньяда Г.Тукай елы
игълан ителүе
җәһәтеннән оештырылган бу чарада, кызганыч, «Туган тел» җыры читтә
калды. Ә бит «Татарика»ның һәр концерты, соңгысы бигрәк тә, нәкъ менә
шул җыр белән тәмамланырга тиеш иде кебек. Гомумән, репертуары татар
милли моңнарына ярлы иде оркестрның. «Татар музыкасы оркестры» дигән
исем йөртүче бу сәнгать төркеме чит илләрдә татар милли музыкасын
танытуга аерым игътибар бирергә бурычлы. Милли уен кораллары белән эш
иткән оркестрның солистлары тамашачы каршына милли татар киемнәре белән
чыгуга да әһәмият бирмәгән. Ә бит чит ил тамашачысы үзгәлек, үзендә
булмаган төсмерләр көтә, татар мәдәниятен танырга тели. Иң аянычы да
шунда, чараның башыннан алып ахырына кадәр татар теле һич кулланылмады.
Концертны башлатып җибәрүче төрек ханымы татарча сөйләшү түгел, төрекчә
өч сүздән бер җөмлә кора алмады. Программаны тәкъдим итүче бөтенләй
булмады. Концертка соңга калып килгән һәм тамашаны бүлеп сүз алган
ТӨРКСОЙ оешмасы гомуммөдире Дүсән Касәинов чыгышын русча ясады.
Татарстан мәдәният министрлыгының вәкиле Земфира Хәсәнова сәнгать
әһелләренең чыгышыннан соң рәхмәт сүзләрен төрекчә белдерде. Ә концертны
бирелеп, таныш милли моңнар яңгыраганны сабырлык белән көтеп тамаша
кылучылар — Төркиядәге татарлар иде. Күбесе ана Ватанны кайтып күрә
алмаган өлкән яшьтәге кешеләр. Алар гына түгел, төрекләр дә: «Без
татарча музыка тыңларга, татар теле ишетергә дип килгән идек»,- диделәр.
Мәрмәрә университеты филология факультетында татар теле дәресе бирүче
бер укытучы: «Шәкертләрем алдында оятка калдым. Мин концертны татарча
булачак, дип белгән идем», — дип борчылуын телгә китерде.
Өстәвенә
микрофон да дөрес көйләнмәгән, солистларның җырлары яңгыравык яңгырап,
колакка начар тәэсир итте. Шулай ук сәхнә артында техник мәсьәләләргә
караучы белгеч булмавы да уңай тойгы калдырмады. Микрофоннарны алып яки
китереп кую, төзәтү, урындыкларны урнаштыру, сәхнәдән алып чыгу кебек
эшләрне сәнгать әһелләренең үзләренә башкарырга туры килде. Номерлар
арасындагы паузаларның озакка сузылуы да профессионал оркестр концерт
программасының сыйфатын төшерде, дию ялгыш булмас, мөгаен. Халыкның
ризасызлык белдерүен урынсыз дип әйтеп булмый. Сәхнә артында
«Татарика»ның җитәкчесе Ринат Халитов мәсьәләгә: «Бу соңгы концертта
татарлар булмый, студентлар гына тамаша кылачак, диделәр ТӨРКСОЙ
оешмасындагылар һәм җирле татар оешмасы вәкилләре. Шуңа күрә без
интернациональ музыкаларга өстенлек бирдек», — дип ачыклык кертергә
тырышты. «Татарча тыңлыйсыгыз килсә, Татарстанга килегез», — дип өстәде
оркестрның бер әгъзасы. Димәк, дәүләт хисабына шактый зур чыгымнар белән
ерак араларны якын итеп килгән татар мәдәниятен танытырга бурычлы
сәнгать төркеменә дөрес юнәлеш бирүче әһелләр җитеп бетми.
Г.Тукай елы булу сәбәпле, Төркиядә шагыйребезне искә алу чаралары ел буе
дәвам итәчәк. ТӨРКСОЙ оешмасы әзерләгән буклетта июнь аенда Истанбулда
Г.Тукай иҗатына багышланган конференция булачагы бәян ителгән. Инде
кайбер галимнәрне чакырып, хәбәр бирелгән. Тик аларга бу чараны нинди
оешма уздырачагы белдерелмәгән. Гомумән, ТӨРКСОЙ оешмасы үз чаралары
турында киң массага мәгълүмат бирүне кирәксез, дип саный күрәсең, аның
интернет сәхифәсендә Татарстан белән бәйле чаралар я соңлап белдерелә,
яки бөтенләй хәбәр ителми. Бу күренеш исә оешманың изге максатына
хилафлык китерә кебек.
Рушания Алтай, “Татар-информ”