ТАТ РУС ENG

Казанда Г.Тукайга багышланган Халыкара конференция узачак


ТР
Фәннәр академиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты 2011 елның 25 апрелендә Казанның «Корстон» бинасында узачак халыкара фәнни-гамәли конференциягә
чакыра. “Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы” дип
исемләнгән җыен шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлана.
 
Конференциягә Габдулла Тукайның тормышын һәм
иҗатын өйрәнүнең торышы һәм перспективалары; милләтнең рухи яңарышында
Г.Тукайның роле һәм урыны; Габдулла Тукай — хәзерге татар әдәби теленә
нигез салучыларның берсе һәм әдипнең әсәрләрен өйрәнүнең лингвистик
аспектлары; Габдулла Тукай — әдәбиятта һәм сәнгатьтә; Габдулла Тукай һәм
милли әдәбиятлар белән бәйле сораулар чыгарыла.
 
Конференция барышында өч секция эшлиячәк: әдәбият, тел, фольклор һәм сәнгать.
 
Әлеге халыкара җыенда 400дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Татарстан һәм Россиядән генә түгел, БДБ илләреннән – Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь Республикаларыннан, Төркия, Кытай, Румыния кебек ерак чит илләрдән дә галимнәр киләчәк. 


Комментарий язарга


*