15-20 апрельдә Татарстанның Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм мәдәни-музей тыюлыгында республика күләмендә «Шүрәлегә дан җырлау» дигән этно-арт-проект оештырыла. Проект Г.Тукайның 125 еллыгына багышлана.
«Шүрәлегә дан җырлау» этно-арт-проектта Татарстан һәм Башкортстанның иҗади берлекләрендәге 18 рәссам, Чаллының Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары катнаша. Һәр катнашучы ике хезмәт, агач тактада төрле техника ярдәмендә ясалган Шүрәле сүрәтен тәкъдим итә.
Бу үзенчәлекле чара өчен эшләнелгән иҗат әсәре рәссамның үзенчәлекле йөзен күрсәтергә тиеш, ди оештыручылар. Ә 20 апрельдә «Шүрәлегә дан җырлау» проектына йомгак ясала, Алабуга дәүләт музей тыюлыгында проектта катнашучыларның хезмәтләреннән торган күргәзмә ачылачак.