2011 елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән «Белем.ру» порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде.
Бәйгегә Татарстан Республикасының 33 район һәм шәһәреннән, Башкортстан Республикасы белән Ульяновск өлкәләреннән барлыгы 232 эш килеп иреште, презентацияләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып килде.
Эшләрнең бихисап күп булуына карамастан, бәйгенең жюри әгъзалары 2 көн дәвамында барлык презентацияләр белән дә игътибар белән танышып чыктылар, аларга үзләренең бәяләрен бирделәр һәм нәтиҗәләр чыгардылар. Шул рәвешле, финалга 23 презентация сайлап алынды. Бәйгенең финал өлеше (урыннар инде билгеләнгән) һәм бүләкләү тантанасы республика семинары кысаларында үткәрелә, анда барлык 23 финалистның да семинарда катнашучылар алдында презентация тәкъдир итү чыгышлары тыңланачак.
Тантаналы чарага финалистлардан тыш үзләренең күп кенә укучыларын Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына җәлеп иткән укытучылар, Башкортстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәләреннән катнашкан укытучылар да чакырулы.
Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасы 2011 нче елның 23 нче апрелендә Арча муниципаль районы “Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем учреждениесендә (адресы: Татарстан Республикасы Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 1 нче йорт) уздырыла.
Укучыларга һәм укытучыларга командировка чыгымнары җирле бюджет исәбеннән түләнә. Озата баручыга укучыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык йөкләнә.
Катнашучыларны теркәү 10.30 сәг. башлана. Чара үткәрелү урынына әлеге вакытка катнашучылар турыдан-туры үзләре дә килә алалар. Шулай ук, Казаннан Кушлавыч авылына (чара тәмамланганнан соң Кушлавычтан Казанга) катнашучыларны алып бару өчен автобус билгеләнгән. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче бинасы (Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт — http://maps.yandex.ru/?ol=biz&oid=1114410216&where) каршыннан 9.00 сәгатьтә юлга кузгалачак. Автобус белән барырга исәпләгән очракта, белешмә өчен телефон буенча смс рәвешендә (үзегезнең кем икәнегезне белдереп) яисә чылтыратып бу турыда алдан хәбәр итәргә кирәк. Белешмә өчен телефон: 89600456353.