ТАТ РУС ENG

Казанда Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итәләр

 


26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Быел шагыйрьнең тууына 125 ел тулды. Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан Тукай һәйкәленә бу көнне чәчәкләр салдылар. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер–министры урынбасары Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының дәүләт эшлеклеләре, сәнгатькәрләр, чит төбәкләрдән Тукай юбилее чараларына дип махсус килгән күп санлы кунаклар катнашты.

26 апрель – татарлар яшәгән һәр төбәктә бәйрәм көн ул. 2011 ел да истәлекле вакыйгалар белән тарихка кереп калачак. Тукай туган көнендә Мәскәүдә шагыйрьгә һәйкәл ачылачак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы Тукай һәйкәле янында журналистлар белән аралашканда, Мәскәү җитәкчелегенең Тукайга һәйкәл кую карары мөһим адым булуын ассызыклады. “Тукайның исемен мәңгеләштереп, XX гасыр башында ук Россия җирендә яшәүче халыклар дуслыгы турында сөйләүче Тукайга без хөрмәт күрсәтәбез. Мәскәүдәге һәйкәлгә дә күпләр чәчәкләр алып килергә әзерләнә, ул һәйкәл урнашкан бакча татарларның, шигъриятчеләрнең яраткан урыны булыр дип өметләнәбез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

 Тукай туган көне 26 апрельдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы һәйкәл каршында традицион Шигърият бәйрәме белән дәвам итте. Тукай һәйкәле янында Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәрәҗәле Дәүләт премиясенең 2011 елгы лауреатларын игълан иттеләр. Алар – шагыйрә Лена Шагыйрьҗанова, шагыйрь Илфак Ибраһимов, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, рәссамнар Рөстәм һәм Мария Килдебәков.

Кич белән исә опера һәм балет театры эчендә мәртәбәле кунаклар катнашында Тукай юбилее уңаеннан оештырылучы тантаналы кичә узачак. Шулай ук Альбина Шаһиморатова төп – Зәйтүнә партиясендә җырлаячак “Шагыйрь мәхәббәте” операсы тәкъдим ителәчәк. Ренат Харис либреттосына композитор Резеда Аһиярова иҗат иткән әлеге опера Габдулла Тукайга багышлана.


Комментарий язарга


*