ТАТ РУС ENG

2011 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары


26 апрельдә – Габдулла Тукай туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2011 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды. Быел Тукай исемендәге Дәүләт бүләге дүрт кешегә тапшырыла. Алар:

1) Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызына – Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә  башкаруы өчен;

2) Шакирҗанова Лена Галимҗан кызына (Лена Шагыйрьҗанга) – «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел, һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел, җыентыклары өчен;

3) Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна составындагы рәссамнар коллективына – Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен  бергәләп иҗат ителгән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда  «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен;

4) Ибраһимов Илфак Мирза улына (Мөхәммәт Мирзага) – «Киек каз юлында», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел, «Тере су», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел, китаплары һәм «Адәм баласы» китабында басылып чыккан  «Адәм баласы», Мәгариф, 2009 ел, шигырьләр циклы өчен.


Комментарий язарга


*