Габдулла Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан 2011 елда Россия күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле” балалар иҗат эшләре бәйгесенең махсус бүләге – бәләкәй Апуш сыны бары тик Гран-прига лаек булган Чиләбе өлкәсе Коркино шәһәре укучылары Александр Андреевка һәм Павел Рязановка тапшырылды. Ә китаплар, истәлекле бүләкләр барлыгы 70 тән артык укучыга өләшенде. Җиңүче балалар ике көн бөек шагыйребез Тукайның туган ягында — Татарстанның Арча районында кунак булдылар һәм шунда ук бүләк фотоаппаратларын, кәрәзле телефоннарын эшкә җиктеләр. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык бу көнне фотога төшеп рәхәтләнделәр генә…
27- 28 майда Арча районында уздырылган Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган “Сөйкемле Шүрәле” конкурсының йомгаклау өлешендә ТР мәдәният министрлыгы эшләре идарәчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Нурия Гәрәева, конкурсның авторы һәм башлап йөрүчесе, «Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды» президенты, журналист Риман Гыйлемханов, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, Арча районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Надия Мифтахетдинова һәм танылган рәссамнәр, артистлар, укытучылар катнашты. Конкурсның йомгаклау тантанасына Россиянең биш төбәгеннән 6, Татарстан районнарыннан 74 укучы укытучылары белән бергә чакырылган иде.
Беренче көн Казандагы “Хәзинә” сәнгать галереясенә экскурсиягә бару белән башланып китте. Биредә конкурска тәкъдим ителгән эшләр – җепләрдән, йоннан, кәгазьдән, балчыктан, агачтан “коелган” шүрәлеләр каршы алды. Картиналар, сыннар, уенчыклар – барлык иҗат җимешләренә балаларның күңел җылысы, әкияти күзаллаулары, укытучыларның бай иҗади тәҗрибәсе салынган.
“Хәзинә”дә булгач Кушлавычка юл тоттык. Биредә кунаклар шагыйрьгә багышланган музейда үзенчәлекле экспонатларны, клубта җирлектәге балалар әзерләгән концертны карарга һәм шагыйрьнең әтисе кабере янында авыл хәзрәте белән бергә дога кылырга өлгерделәр.
Киләсе тукталыш Кырлайда булды. Монда безне Тукай әкиятләре геройлары булып киенгән “Әкият” курчак театры артистлары каршы алды. Мәдәният йортында чараның иң тантаналы өлеше – бәйге җиңүчеләрен игълан итүдә дә алар балалар белән бергә күңел ачтылар. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән оста куллы укучыларны, аларның җитәкчеләрен чараны оештыручылар, уздыручылар, эшләрне бәяләүчеләр котлады.
Тукайның ерак туганы Риман Гыйлемханов конкурста катнашкан балаларга һәм укытучыларга зур рәхмәтен белдереп: “Сез Тукай иҗат йорты ишеген ачып кердегез. Һәм сезгә шушы йортта гомер буе уңайлы булсын иде. Тукай кебек халкыгызны яратыгыз һәм халкыбыз да сезгә хөрмәт белән карар” — дип, үзенең изге теләген җиткерде. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла: “Тукай безгә бик тә сөйкемле, мәгънәле персонажны тудырып калдырган. Әлбәттә, ул халык авыз иҗаты каһарманы. Ул Тукай таланты аркасында зур дәрәҗәгә җиткән. Шүрәле милли героебызга әйләнде. Ул халык күңеленнән сикереп чыгып дөнья масштабына күчте”, — диде һәм “Сөйкемле Шүрәле” конкурсына уңышлар теләде, шагыйрьгә багышланган шигырен укыды.
ТР Мәдәният министрлыгы эшләре идарәчесе Кадрия Идрисова Гран-при тапшырыр алдыннан: “Балаларның кул эшләре Кремльдәге “Хәзинә” галереясенә куелды – бу бит бик зур уңыш. Бәйгегә 1500 эш килде. 2000 гә якын бала катнашты. Икенче турга 391 эш үтте. 11 төбәктән катнаштылар. Бер Краснодар өлкәсеннән генә 141 эш җибәрделәр. Финалга үткәннәрдән 60 бала татар, 22 се башка милләттән. Бу да зур сөенеч, чөнки безнең Тукаебызны — халкыбызның даһи улы әсәрләрен бөтен милләт баласы да укый. Укытучыларга рәхмәт, алар балаларга юнәлеш бирә, шагыйрьне олылый белә. Һәр эшне җентекләп караган “Ялкын” журналының баш рәссамы Зифа ханымга, Әлфия апага һәм башка рәссамнарга зур рәхмәт. Алар биредә сәләтле балалар өчен мастер-класслар да үткәрәчәкләр”, — диде.
Аннары балалар бүләкләрен тотып бай йортын, Сәгъди бабай ихатасын карарга ашыкты. Иң соңгы тукталыш — Арча педагогия көллияте булды. Биредә дә кунакларны концерт әзерләп көтеп торалар иде. Икенче көнне укучылар рәссамнар белән мәшгуль булды.
Шагыйрь иҗатын танытучы, балаларны Тукай әкиятләре илендә йөрткән “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә катнашучылар аның алга таба да үткәрелүенә өметләнеп таралашты. Оренбург өлкәсеннән килгән Сания ханым Бәшированы укучысының бүләккә лаек булуы белән котлаганда да шундый теләк ишетергә туры килде. “Мондый чаралар, бәйгеләр оештырылганда безнең татар халкы яшәячәк. Үзебездә дә шушындый балалар чараларын уздырабыз. Тукайның 125 еллыгын бәйрәм иттек. Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәмен дә быел татарча үткәрдек”- диде ул. Аның укучысы Нәүрүз мәктәбенең 2 сыйныфында белем алучы Эвелина Гарифуллина — иң кечкенә катнашучы сәнгатьле чигү номинациясендә икенче урынны алды.
Бәйгегә килгән эшләр 14 номинациядә бәяләнде. Аларда түбәндәгеләр беренче урынны алды:
“Кечкенә формадагы скульптуралар ясау” — Чаллы шәһәренең 1 нче “Балалар сәнгать мәктәбе”нең 5-8 сыйныф укучылары; Түбән Кама шәһәренең “Надежда” мәктәп-интернаты укучылары Буранов Дмитрий һәм Баһманов Владислав; Түбән Кама шәһәренең 9 нчы мәктәбе 11 сыйныф укучысы Газеев Роберт; Әстерхан шәһәренең “Нур” татар милли студиясе укучысы Качанова Лия;
“Традицион булмаган материаллардан эшләнмәләр ясау” — Чаллы шәһәренең 2 нче “Балалар сәнгать мәктәбе” укучысы Кәримов Илһам;
“Текстильдән эшләнмәләр ясау” — Азнакай районы Тымытык мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Сөмбел;
“Киездән эшләнмәләр ясау” — Кукмара районы Зур Кукмара мәктәбе укучысы Галиева Фәнзилә;
“Декоратив уенчык” — Түбән Кама шәһәренең 26 нчы мәктәбе 3 сыйныф укучысы Чернышева Татьяна;
“Катнаш техника (коллаж)” — Сарман районы “Җәлил балалар сәнгать мәктәбе” укучылары Яруллина Гүзәл һәм Солтанова Фирүзә;
“Агачны сәнгатьле эшкәртү” — Түбән Кама шәһәренең “Радуга” балалар иҗаты үзәге” укучысы Салеев Эмиль, Түбән Кама шәһәренең 15 нче мәктәбе укучысы Каламбет Вадим, Сарман районы “Җәлил балалар сәнгать мәктәбе” укучысы Маннапов Руслан, Кукмара районы 1 нче татар гимназиясе укучысы Әхтәмов Илназ;
“Сәнгатьле чигү” — Кукмара районы Аш-Буҗи мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Алия, Кукмара районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” укучысы Шәйхетдинова Гөлфия;
“Сәнгатьле бәйләү” — Кукмара районы Лельвиж мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Никитина Анна, Лаеш районы Кече Елга мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Кадыйрова Резеда;
“Пыяланы сәнгатьле эшкәртү” — Казан шәһәренең 175 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Коновалова Татьяна, Садовникова Дарья.
Айзирәк Гәрәева