ТАТ РУС ENG

Тукай әкиятләре — бакырда

 


Г.Тукайның Казандагы әдәби-музеенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче нәфис чуку остасы Александр Ивановның «Бакырда әкиятләр» дигән шәхси күргәзмәсе оештырыла. 26 августта ачылачак күргәзмә Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казан халкын һәм Казан кунакларын сөендерәчәк, ди чараны оештыручылар.

Әлеге чын мәгънәсендә үзенчәлекле булган күргәзмәдә Г.Тукай иҗат иткән образларны бакырга чукылып эшләнгән сүрәттә күрергә мөмкин булачак. Чукып иҗат итү сәнгатенең тарихы ерак дәверләргә барып тоташа. Металл битләрендә элек-электән нәрсәләр генә чукылмаган, ясалмаган…

Нәфис чуку иң кызыклы һәм шул ук вакытта иң катлаулы һәм авыр декоратив-гамәли сәнгать төре буларак билгеле. Шуңа күрәме, сәнгатьнең бу төренә остазлар сирәк алына. Соңгы елларда тиешенчә игътибар да күрсәтелмәде, ди сәнгать белгечләре. Г.Тукай музеенда тәкъдим ителәчәк күргәзмә әнә шул бушлыкны тудыру максатыннан гамәлгә ашырыла да инде. Күргәзмә белгечләр өчен дә, гади тамашачы өчен дә кызыклы булачак, дип ышандыра музей хезмәткәрләре.

Александр Иванов металлга нәфис чуку техникасында төрле алымнар кулланып эш итә. Бу үз чиратында рәссамга кабатланмас сәнгать әсәрләре тудырырга ярдәм итә.

А.Иванов Россия дәүләте, Татарстан тарихына, Болгар ханлыгы чорына һәм хәзерге заман тематикасын уңышлы эшли. Татар халык әкиятләренә, фантастика, фәлсәфә һәм дингә караган әсәрләре аеруча уңышлы башкарыла.

 

 

Без кечкенәдән тыңлап үскән «Салам Торхан», «Зөһрә», «Гөлчәчәк», «Сак-сок» халык әкиятләренең геройларын бакырга чукып ясалган образларын күрә алачаксыз. Бөек шагыйрь Г.Тукайның 125 еллыгына рәссам махсус яңа сериалар иҗат итте. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән хезмәтләр тамашачыга беренче тапкыр күрсәтелә.


 

Комментарий язарга


*