ТАТ РУС ENG

Бакыр Кәҗә белән Cарык, Су анасы һәм Шүрәле

 


2011 елның 26 августында Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда чүкү сәнгате остасы — Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Республикабызның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче нәкыш остасының күргәзмәсе Тукайның әдәби музеенда оештырылуы очраклы түгел. Тукай елы уңаеннан уздырылган бу күргәзмәдә бакырдан чүкеп эшләнгән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен чагылдырган хезмәтләрне автор халык игътибарына беренче тапкыр тәкъдим итте.

“Тукай елында мондый әсәрләр иҗат итү – Тукай юлы белән бару”, дип бәяләде аның хезмәтен шагыйрә Нәҗибә Сафина.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, сәнгать белгече Рауза Солтанова, тарихчы, археолог  Фаяз Хуҗин, язучы, тарихчы  Мөсәгыйть Хәбибуллин, шагыйрь Рашат Низамиев, шагыйрь, галим Җәүдәт Сөләйманов,  шагыйрә Нәҗибә Сафина, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артистлары һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары чыгыш ясады.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев


Татарстанның Тукай районы Мартыш авылында туып үскән Александр Андреевич Ивановның һөнәри сәнгать белеме юк. Ул Түбән Кама химия комбинатының сәнгать төркеме остаханәләрендә Г.В.Арчуашвили җитәкчелегендә тәҗрибә туплаган. Тантанада Рауза Солтанова: “Грузия осталарының берсе Георий Арчуашвили сәнгать сөючеләрне шаккатырган иде инде. Александр Ивановны укучысы итеп ялгышмаган. Александр Андреевич үз ысулын табып иҗат итә. Сәнгати яктан да детальләрне һәм бизәкләрне компизициягә оста кертеп җибәрә белә”,- дип ассызыклады.

 

Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин
 

Тарихчы Фаяз Хуҗин: “Бү бүлмә керүгә татар дип тора.Үзебезнең энергия, татар рухы хөкем сөрә бу хезмәтләрдә. Һуннардан калган һәнҗәр, калкан бизәкләре кебек бит бу бизәкләр” дисә, “Әбием сандыгы искә төште. Аның да нәкъ менә шундый бизәкләре бар иде”, дип хатирәләрен яңартты Җәүдәт Сөләйманов.

“Татарстанда мондый осталар юк. Бакырдан зәркан эшләнмәләр генә ясыйлар”, диде сәнгать эшлеклесе Рушан Шамсетдинов. Бу сәнгать төре рухи көч кенә түгел, физик көч тә таләп итә. Зур хезмәт, тырышлык кына түгел, матди байлык та кирәк. Бакыры гына да нинди чыгымнар сорый, дип искәртте Нәҗибә Сафина.

 

Чүкү сәнгате остасы Александр Ивановның гаять тыйнак кеше булганлыгы игътибарны җәлеп итте. Тантана башланганда ук сабыр гына бер почмакта утырган абзыйны кичәнең сәбәпчеседер дип уйламаган да идем. “Ул күңелен биреп эшли. Үзе бик тыйнак кеше,  шуңа яратабыз һәм хөрмәт итәбез”, дип белдерде Рәссамнар берлеге рәисе.

Александр Андреевичның үзенә сүз бирелгәч, күргәзмә ачылу тантанасына җыелучыларның  күзенә яшь килде. Хәер, “җан сыкравы, елавы” нәкышче рәссамның моңсу күзләре һәм калтыраган тавышында да чагыла иде. “37 ел бу сәнгать төре белән шөгыльләнәм. 100 дән артык хезмәтем күргәзмәләрдә урын алды. Бүгенге көнгә кадәр  Татарстан мине танымады. Мәскәүдә иганәчеләр табылган иде. Хезмәтләремнең фотоларыннан торган җыентык чыгарырга риза булдылар. Әмма бер шарт белән: мин үземне урыс дип танытырга тиеш. Мин керәшен. Татарның бер төркеме. Болгар кабер ташларына тотынгач, хәтер капкачым ачылды. Мин дә татар кешесе. Безнеңчә генә булмый шул”, — дип сүзен төгәлләде Александр Иванов.

 

Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” күргәзмәсе 30 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Октябрь аенда Казанның М.Горький музеенда да оештырырга уйлыйлар. 

 

 

 

Алена Низамова


 

Комментарий язарга


*