Татарстанда Габдулла Тукай елы уңаеннан бер-бер артлы бик күп истәлекле, мәдәни вакыйгалар уза тора. Бигрәк тә Татарстан Милли музее бу җәһәттән актив эш алып бара. 2011 елның декабрь ае дәвамында бөек шагыйренең бай иҗади мирасын яктыртучы эксклюзив чаралар оештырыла. Шуларның берсе – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары тарафыннан әзерләргән “Моңлы сазым” дип аталган музыкаль-әдәби очрашу 2 декабрь көнне үтәчәк.
Габдулла Тукай сабый чактан җыр-моңга хирыс була. Халык җырларын, халык көйләрен күңеленә бәләкәй чагыннан ук сеңдереп үсә ул. Милли көйләр булачак шагыйрьнең характеры формалашуында да зур роль уйнаган. Язып калдырган истәлекләрендә дә ул җырларның үзе өчен әһәмияте зур булуы турында яза. Мәдрәсәдә оештырыла торган кичәләрдә еш кына аны җырлата торган булганнар. Шуңа күрә Габдулланың җырчы дигән даны чыккан.
Җаекта укыганда ук булачак шагыйрь куен дәфтәренә үзе ишеткән җырларны терки барган. Әдипнең замандашлары язганча, җәйге каникулга китә торган шәкертләрдән ул әкиятләр, җырлар, гомумән халык авыз иҗаты үрнәкләре язып кайтуларын үтенә торган була. «Җырлар дәфтәре» — шагыйрьнең балачактан ук әнә шулай берәмтекләп җыйнаган хәзинәсенең безгә килеп җиткәне.
«Халык моңнары», «Халык әдәбияты», «Авыл җырлары» әлеге дәфтәр белән тыгыз бәйләнгәннәр. Тукай үз байлыгыннан «лазем урында мисал өчен» бик иркен һәм төрле рәвештә файдалана.
«Җырлар дәфтәре»ндә һәр җырның көе күрсәтелгән. Тукай күп кенә шигырьләрен, төшермәгә яки баш астына язып, нинди көйгә җырларга кирәклеген дә күрсәтеп бара. Мәсәлән, «Государственная думага» («Ай, бәгърем, Нәгыймә» көенә), ике бүлектән торган «Мактанышу» сатирасының икенче кисәге «Дөнья» көенә (шигырьнең исеме үк шулай). «Халык әдәбияты»нда «Тәфтиләү» көе тарихы китерелгән, «Салкын чишмә», «Әллүки», «Әпипә» һ. б. көйләр телгә алына, дип хәбәр итәләр музейдан.
Шагыйрьнең бай иҗаты көйязарларны төрле жанрда музыкаль әсәрләр тудырырга илһамландыра. Шулай итеп, татар профессиональ музыкасында бөек шагыйребезнең иҗаты белән бәйле булган, милләт горурлыгы булырдай әсәрләр дөньяга аваз сала.