Төркия башкаласы Әнкарәдә
татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган
симпозиум булып узды. Аны Г.Тукай елы уңаеннан Төрек Тел Корылышы һәм
төрки халыкларның мәдәният оешмасы — ТӨРКСОЙ оештырды. Җыен Татарстан
галимнәре делегациясе җитәкчесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел,
әдәбият һәм сәнгать институты рәисе Ким Миңнуллинның сәламләү чыгышы
белән башланып китте. Ул: “Г.Тукай — татар кешесе өчен шагыйрь генә
түгел, ерак тарих төпкеленнән күтәрелгән әрнүле фаҗигале язмышы да, аның
үткәндәге барча хәсрәт- шатлыгын туплаган йөрәк парәсе дә, бүгенге
яшәешенең өмете, хыялы да. Вөҗданы, иманы да. Киләчәк көннәргә озата
баручы рухи остазы, пәйгамбәре дә. Ул 1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә
халкыбыз теләкләре билгеле бер күләмдә реальлек ала башлагач,
милләтебезнең арсланнарга ихтыяҗы арткан чорда рухи, сәяси көрәш
мәйданына күтәрелә. Тиз арада халкының яраткан милли шагыйренә әверелә.
Аның даһилегенең бер гәүдәләнеше – чор куйган иң четерекле сорауларга
бердәнбер дөрес җавап таба алуында. Милләте өчен иң тиешле сүзне иң
кирәкле вакытта гасырлар буе искермәслек итеп әйтеп бирүендә”, — дип,
татар шагыйренең әһәмиятен аңлатты. Төрки дөньяда һәм Россия
Федерациясендә Г.Тукай елы җәһәтеннән оештырылган җыеннар, очрашулар,
китап, рәсем күргәзмәләре һәм башка чаралар турында сөйләде. Тел, тарих
һәм сәнгать институты тарафыннан Габдулла Тукай иҗатының 6 томлык
академик басмасы әзерләнгәнлеген, ике томының инде нәшер ителгәнлеге
турында мәгълүмат бирде. Симпозиумны оештыручыларга татар халкы
исеменнән зур рәхмәт белдереп, Төрек Тел Корылышы һәм ТӨРКСОЙ оешмасы
җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.
Җыенның
төп хуҗасы буларак чыгыш ясаган Төрек Тел Корылышы җитәкчесе Шүкрү
Халюк Акалын, Татарстанда Г.Тукайны туган көне уңаеннан искә алу
чараларына катнашу бәхетенә ирешкәнлеген белдереп, татар халкының үз
шәхесләре истәлеген хөрмәтли белүләренә соклануын әйтте. Ул Г.Тукайның
бөтен төрек, хәтта кешелек дөньясы өчен әһәмиятле фикерләр калдырган,
кыска гомерендә бик күпләр өчен өйрәтүче мәктәп дәрәҗәсенә җиткән
кабатланмас каләм иясе булуына басым ясады. Аның :»Г.Тукай — монументаль
шәхесләрнең берсе, ул гомумкешелек кыйммәтләренә ия шигырьләре белән
бар дөнья халыкларына йөз тотып, күңелнең нечкә кылларын тибрәндергән
шагыйрь», — дигән сүзләрендә тирән мәгънә ята. Г.Тукайның 27 еллык
гомерендә башкарган эшләре, аның халкы тарафыннан гына түгел, чит
илләрдә дә зурлап искә алынуына сәбәп булуын бәян итеп: «Ни кызганыч,
минем илемдә бөек шәхесләребезне тиешле дәрәҗәдә яд итү гадәте эзгә
салынмаган әле», — дип әрнүен белдерде. Ул Г.Тукайның үлеме белән бәйле
төрек матбугатында урын алган мәкаләләргә тукталды. Чорның иң күренекле
татар шагыйре вафатын төрек халкына «Тасвири әфкярь», «Ислам дөньясында»
газеталары һәм «Төрек йорты» журналы ишеттергән икән. Ул вакыттагы баш
мөхәррире танылган галим, сәясәт эшлеклесе Йосыф Акчура булган «Төрек
йорты» журналының 14, 15, 16 саннарында Йосыф Акчура һәм Төркиянең
атаклы галиме Фуад Көпрүлү тарафыннан Г.Тукай турында бай эчтәлекле
мәкаләләр дөнья күргән. Ш.Халюк Акалын симпозиум кунакларын аларның
эчтәлекләре белән таныштырып үтте.
ТӨРКСОЙ
оешмасының гомуммөдире Дүсән Касәинов чит илдә булу сәбәпле, аның
исеменнән Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле Лилия Саттарова чыгыш
ясады. Ул кунакларны татарча сәламләп, ТӨРКСОЙ оешмасы буларак, Г.Тукай
елы нисбәтеннән оештырылган чаралар, гамәлләр турында сөйләде. Аның
нотыгы баштан алып ахырынача туган телебездә яңгырады.
Җыенда Әгәй университеты профессоры Мостафа Өнәр «Габдулла Тукай һәм
төрек әдәбиятында паралельлек» дигән темага чыгыш ясаса, Эрзурумның
Ататөрек исемендәге университет галимәсе Гөлхан Атнур «Төрек язучысы Зыя
Гөкальп һәм Габдулла Тукай итаҗында — фольклор» темасын яктыртты. Бу
ике галим татар халкына шактый таныш, алар татар әдәбияты белән
күптәннән кызыксынып торалар, гыйльми әсәрләре аркылы татар милләтенең
рухи кыйммәтләрен таныталар Төркиядә. Ә менә Кыркларэли югары уку йорты
доценты Бүләнт Байрам белән Амасья университеты галиме Мәхмәт Кайгана
әле фән дөньясында яңа исемнәр. Шунысы куандыра, алар икесе дә татар,
башкорт һәм чуаш әдәбияты өстендә фәнни тикшеренү алып баралар. Б.Байрам
бу симпозиумда Г.Тукайның «Шүрәле»се белән Михаил Федоровның «Аршун»
әсәрләрендәге охшашлык һәм аермалар, фольклор белән әдәбиятның
берберсенә йогынтысы турында сөйләде. Мәхмәт Кайгана исә милли
шагыйребезнең «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» әсәрен анализлады.
Татарстан галимнәренең бай эчтәлекле чыгышлары халык тарафыннан зур
кызыксыну белән тыңланды. Филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхисламов
татар язучысы Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романын ничек язганын аңлатты.
Профессор Гали Арсланов «Татар сәнгатендә Г.Тукай һәм шигырьләре» исемле
доклад белән чыкты. Яшь галимә Ләйсән Гәрәева татар халкының беренче
балалар журналы «Ак юл»да 1914 елда дөнья күргән Тукай әсәрләре турында
мәгълүмат бирде.
Башкортостан мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле, тарих
фәннәре кандидаты Әхәт Салихов чыгышында Г.Тукайның нәсел җебе, әнисенең
башкорт кызы булуы хакында сөйләде. Башкорт әдәбиятында Г. Тукайның
әһәмиятенә, әсәрләренең мәктәп программаларында укытылуына басым ясады.
Г.Тукайны тууына 125 ел тулу җәһәтеннән искә алу симпозиумына Төрек Тел
Корылышы вәкилләре, төрек галимнәре, студентлар һәм журналистлар
катнашты.
Шулай итеп, төрек илендә Г.Тукай елы ахырына якынлашты. Ул Төркия дәүләт
телерадио корылышы «ТРТ АВАЗ» каналы тарафыннан махсус Г.Тукайга
багышланган 45 минутлык «Төрек дөньясыннан эзләр» тапшыруы белән
төгәлләнәчәк. Төрек Тел Корылышы үткәргән симпозиум һәм бу программа
Г.Тукай елының соңгы чаралары булып төрек-татар тарихында урын алыр,
мөгаен.
Рушания Алтай
tatar-inform.ru