ТАТ РУС ENG

Тәнкыйть — кирәкле шәйдер

Кеше бер әсәрне болай өсттән генә укып чыккан вакытта, шул әсәрнең иң яхшы вә мәгънәле сәтырлары илә мәгънәсез вә биһудә сәтырларыны тәфрикъ итә алмыйдыр. Әгәр уртадан бер мөнтәкыйд чыгып, шул ук әсәрне иләктән сөзеп чыгарып, яхшысын бер якка, яманын бер якка аерып: «Иштә мөхәррирнең бу сәтырлары шулкадәр гүзәл вә лөзүмледер»; яки: «Бу сәтырларны, бу сәбәпкә бинаән, язмамыш улса гүзәл улыр иде»; яки: «Бу әсәр, бу сәбәпкә бинаән, асла матбугат галәменә чыкмамыш исә гүзәл улыр иде», — җөмләләре кеби сүзләр илә зарифанә вә битарафанә тәнкыйть итсә, табигыйдер ки, бу мөнтәкыйднең тәнкыйте дә әсәрне укымыш адәмнәрнең нәзарына тәсадеф итәчәктер. Бу тәнкыйтьне укыдыктан соңра, әсәрне моталәга итмеш адәм, никадәр хәйран улып тормыш исә дә, фикере тугъры бер мәркәзгә барачактыр.

Тәнкыйть, безем заманыбыз кеби, китаплар, рисаләләр, гәзитәләр, журналлар тагълар кадәр өелеп бармакта улан бер заманда, кирәкле генә дәгел, лябеддә минһедер.

Һәр көн арамызда төрле-төрле яңа исемнәрдә рисалә вә китаплар таралмактадыр, һәрнәрсәнең дә хосулы хәдденнән тәҗавез итсә, табигый, зарарлыдыр. Шуңа күрә безнең дә үз тәнкыйтемез цензорыннан үтмичә, «тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» кабиленнән таралмакта улан әсәрләремез эчендә садәдил кариине кирам өчен зарарлылары улуы да ихтималдыр. Мәдрәсәдәге бер максады аслыйга восул өчен генә укылмакта улан нәхү, мантыйк гыйлемнәрен шәкертләремез, васита дия генә ышанмак җиренә, әллә ничәшәр еллар илә чуалып, шул гыйлемнәрнең үзләрен максады аслый дия белеп харап булдыклары кеби, безнең дә әдәбият галәмемезгә дә, зыялану вә нурлануны шул тагълар кадәр матбугъ рисаләләр өелүдән гыйбарәт дип белеп, максады аслыйдан мәхрүм калу куркусы бардыр.

Васитаны максудтан тәфрикъ итә алмау, кирәк кем генә өчен булса да, хәвефле бер бәладер. Атлар, арбалар, фәйтуннар инсанның хәрәкәтенә васитадыр. Өйләр, киемнәр дә һава үзгәрүдән сакланыр өчен генә васитадыр. Яхшы аш вә эчемлекләр дә инсанның бәдәненә хезмәтен вә сәламәтен саклар өчен генә файдалы булмаклә анчак васитадыр.
Әгәр инсан шул яхшы ат, яхшы арба вә фәйтун һәм яхшы толып вә туннарга, яхшы йортларга хуҗа булуның үзен яхшылык вә дөньяда торудан асыл максат дип белсә, бу вакытта ул нәрсәләр файдалы булу гына шулай торсын, бәлки зарарлыдыр.

Китап вә рисаләләр таратуның да, нур вә мәгълүмат тарату җиренә, бәгъзан, җәһел вә сүи әхлак тарату тарафы да бардыр. Китаплар вә журналлар таратыр өчен, заманымызда, әлбәттә, нәширләргә, эшләренә көллән муаффәкъ булыр өчен, көллиятле акчаларга ихтыяҗ бардыр.

Китап, гәзитә вә журналларны соратучы халкымызның күбесе кара халык булганга, аларның да ләззәтләнә вә тәм таба торган нәрсәләре түбән вә тупас нәрсәләрдер. Әгәр гәзитә вә журналлар таратылуларында гүзәл нәтиҗәләргә муаффәкъ булыйк, дисәләр, билгеле, аларга да түбән дәрәҗәле, тупас нәрсәләр язып, «мөхтәрәм мөштәриләрнең тәләззезләренчә эш күрергә лязим буладыр. Мин үземезнең арамызда бер журнал, бер гәзитә беләмен ки, болар, тәмам-тәмам шул «мөхтәрәм мөштәриләре»нең теләүләренчә, әдәп таптап, яхшук акчаланып вә файдаланып торалар. Бәлки, алар, үзләренчә, милләткә файда итәмез ди торганнардыр: анысы табигый инде. Менә инде шул матбугатта аз булса да хөрриятне сүи истигъмаль итмәсәк, бәлки, эшемез алга китәр иде.

Безнең, мәсәлән, дарелголүмнән яңа укып чыккан бер яшемезгә иң ибтида уларак нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә, тәнкыйть булмаса, мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Ул әгәр, мәсәлән, ун ел кадәр ни ләкте шуны укып, зиһененә төрле-төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләрнең мәфһүмнәрен урынлаштырса, мондин соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен йә бөтенләй аңламас, йә һичнәрсәгә дә татбикъ итә алмас. Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр.

Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлүбтыр. Юк исә бер гаразы шәхси илә дә тәнкыйть итүчеләр күптер.

Нә исә, тәнкыйть — кирәкле вә лөзүмле бер шәйдер. Әфкяре гомуми берлә уйнарга ярамый.

 

Шәйдер — нәрсәдер.
Сәтыр — юл (язмада, басмада).
Биһудә — буш, мәгънәсез.
Тәфрикъ итә — аера.
Мөнтәкыйд — тәнкыйтьче.
Иштә — менә (бу).
Лөзүмледер — кирәкледер.
Бу сәбәпкә бинаән — шушы сәбәптән.
Зарифанә вә битарафанә — матур рәвештә һәм битарафлык белән.
Нәзарына тәсадеф — карашына туры килешле.
Моталәга итмеш — тикшергән, күздән кичергән.
Лябеддә минһедер — котылгысыздыр.
Хосулы хәдденнән тәҗавез итсә — җитештерелүе чиктән ашса.
Садәдил кариине кирам өчен — хөрмәтле гади укучылар өчен.
Максады аслыйга восул — асыл максатка ирешү.
Нәхү, мантыйк — синтаксис, логика.
Васита — чара.
Инсан — кеше.
Анчак— фәкать.
Җәһел вә сүи әхлак — томаналык һәм әхлаксызлык.
Көллән муаффәкъ булыр өчен — тәмам уңышлык китерер өчен.
Көллиятле — күп, зур.
Мөштәриләрнең теләззезләренчә — сатып алучыларның зәвекъләренчә.
Сүи истигъмаль итмәсәк — урынсыз файдаланмасак.
Дарелголүмнән — университеттан.
Ибтида — башлангыч.
Мәфһүмнәрен — мәгънәләрен.
Татбикъ итә — яраштыра.
Матлүбтыр — таләп ителәдер.
Гаразы шәхси — шәхси файданы күздә тоту.
Әфкяре гомуми — гомум (җәмәгать) фикере.

 

("Тәнкыйть — кирәкле шәйдер". «Әл-ислах» газетасының 1907 елгы 17 октябрь (3 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. "Әл-ислах" 1907 елның октябреннән 1909 елның июленә кадәр Казанда чыккан. Аның битләрендә Тукайның шигъри әсәрләре һәм мәкалә-фельетоннары дөнья күргән. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*